Зәй офыклары

Мәҗбүри төстә дәвалануга озатканнар

Зәй районы суд приставлары бүлегенә ачык формадагы туберкулезлы кешене медицина оешмасына дәваланырга мәҗбүри озату турында суд карары үтәүгә кергән.

Зәйдә яшәүче туберкулез белән авыручы 36 яшьлек ир-ат дәваланудан баш тартып, дәваханәдән качып чыккан. Әйләнә-тирәдәгеләргә эпидемиологик куркыныч тудыруын исәпкә алып, район үзәк дәваханәсе искы буенча суд тарафыннан әлеге ир-атны мәҗбүри төстә махсус медицина учреждениесенә дәвалануга озату турында карар чыгарылган.  
Суд приставлары башкарма производство ачып, ашыгыч рәвештә әлеге ир-атның яшәү урынына чыга. Ул приставлардан качарга теләсә дә, мәҗбүри рәвештә Казан туберкулез дәваханәсенә озатылган.  Хәзер  биредә тикшерү үтеп, дәваланачак. Мәгълүмат район суд приставларыннан алынды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: