Яңалыклар

Мәдәни тормыш җанланды

Шәһәр җирендә күңел ачу чаралары, театр-концерт кебек кичәләр бик күп булып тора, теләгең һәм акчаң гына булсын. Ә менә авыл җирлегендә мондый чараларны оештыру шактый кыенрак. Тик шулай да үз хезмәтен яратучылар, җыр-моңга гашыйк кешеләр булганда бу мәсьәләне җиңеп чыгып була.

Чыбыклы авыл халкы да нәкъ шундыйлардан: тырышып эшли дә, ял да итә белә.  Мәдәният йортыбыз, ниһаять, җанланып китте. Шактый еллар мәдәният өлкәсеннән читкә китеп торган Баймөхәммәтовлар эшләренә кире кайткач, мәдәният йортына һәм авыл тормышына яңа сулыш өргән кебек булды. Үз авылыңда күрше-күлән, туганнарың белән җыелышып концерт карау, күңел ачу, очрашу-кичәләргә йөрү   бер-береңне якынайта да, ял да иттерә, аралашу чарасы да булып тора бит.
Менә хәзер  авыл мәдәният йортында  һәр бәйрәмгә  кечкенә генә булса да кичә үткәрелмичә калмый. Рәмзил Баймөхәммәтов җитәкчелегендә оештырылган  күңел ачу кичәләре, отчет концертлары, Өлкәннәр көненә багышланган чаралар, Сабантуе, Сабантуена әйбер җыю,   Яңа ел балмаскарады – барысы да авыл халкы тарафыннан җылы кабул ителде. Авылда яшәүчеләрнең  күбесе өлкән буын вәкиле булуына карамастан, алар һәр чарада теләп катнаша. Шуның өстенә, район үзәгендә уздырылган күңел ачу чараларыннан да читтә калмый безнең  авыл үзешчәннәре. Инде өлкән яшьтә, лаеклы ялда булсалар да, мәдәният дип җан атып йөрүче   авылыбыз һәм районыбыз “сандугачлары”  Лилия Нәфыйкова, Гөлнара Биккинина, Шәмсенур Габидуллина,  Әлфия  Мөхәммәтҗанова, чакырганны да көтеп тормыйча, ярдәм итәргә әзер торган артистларыбыз Нәкыя Дәүләтшина,  Лүзәлия Фәйрушина, укытучылар коллективына, укучылар һәм авыл яшьләренә оештыручылар һәм авыл халкы исеменнән рәхмәт әйтәсе килә. Һәр хезмәт  түләнә торган заманда “рәхмәт” өчен вакытын, көчен кызганмыйча җан атып йөрүчеләр булганда, авыл халкы, татар моңы яши ул Алла бирсә.
Концертлар белән генә түгел бит әле, башка ягы да бар җитәкче эшенең. Ватылганны төзәтү, искергәнне яңарту дигән нәрсәләр дә бар. Авыл җирлеге ярдәме белән мәдәният йортында яңа аппаратура  булдырылды, эчке ремонт эшләре ясалып тора. Гомумән алганда, мәдәният йорты яши, гөрли хәзер. Шуның өстенә ай саен күргәзмәләр оештыру, кар мәйданчыгы  ясау, ярминкәләрдә катнашудан да читтә калмыйлар.
Мәдәният йортында спорт бүлмәсе һәм бильярд уйнау  мәйданчыгы булдыруны  авыл яшьләре  бигрәк тә сөенеп кабул итте. Кая барырга белми, аптырап йөргән яшьләр хәзер бильярд  уйный, спорт белән шөгыльләнә. Алар әкренләп кенә иҗатка да тартыла, мәдәният тормышында  кайный башлады. Мәсәлән, күптән түгел  яшьләр белән  әфганчылар көненә багышланган кичә уздырылды. Анда авылыбыздан әфган сугышында катнашкан Рәкыйф абый чыгыш ясады. Чәй өстәле артында яшьләр белән әңгәмә дә оештырылды.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан яшьләр белән ярыш-эстафета үткәрелде. Егетләр һәм кызлар командаларга бүленеп ярыштылар, күңел ачтылар һәм бу  чара да  моңлы җырлар белән үрелеп барды. Кичәдә  ТНВ каналының  “Манзара”  тапшыруын алып баручысы Ләйсән Хөснуллина  жюри  әгъзасы булды һәм  авыл халкын бәйрәм белән котлады.
Менә шулай  Чыбыклы мәдәният йорты хәзер яңа сулыш алды. Моның өчен авыл үзешчәннәренә һәм  Равия һәм Рәмзил Баймөхәммәтовларга авыл халкы исеменнән  рәхмәт белдерәбез. Сезнең кебек халык өчен, сәнгать өчен тырышып йөрүчеләр булганда,  авыл да бетмәс, халык  та моңаеп, күңелсезләнеп утырмас. Сез татар халкының телен, сәнгать-мәдәниятен саклап калу һәм үстерүдә үз өлешегезне кертәсез. Сезгә эшегездә иҗади үсешләр, яңа үрләр яулавыгызны телибез.
Авыл халкы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Мәдәни тормыш җанланды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар