Зәй офыклары

25 март- Мәдәният хезмәткәрләре көне (видео)

Район-шәһәрдә барлыгы дүрт дистәгә якын мәдәният йорты һәм клуб исәпләнә. Шулар арасында мәдәният өлкәсен гаиләләре белән җигелеп тартучылар да бар. Аларның бергәләп чыгыш ясаучылары да шактый. Бура-Киртәдә клуб белән иҗади эшләүче, сәнгатькә гашыйк ирле-хатынлы Рузилә белән Рәфкать Сәгыйдуллиннар җитәкчелек итә.

Әлеге гаилә авылда гына түгел, район, хәтта башкала сәхнәләрендә дә чыгыш ясый. Кызлары Энҗе, Айзилә, Алсу да үзләренә охшап җырчылар, алар бергәләп авыл халкына армый-талмый мәдәни хезмәт күрсәтә, халыкны клубка тартуның төрле алымнарын эзлиләр. Алсулары мәктәптән соң әти-әнисе юлыннан китә:  Алабуга мәдәни-агарту училищесында укый.

Рузиләгә авылда ике дистә елдан артык хезмәт юлында төрле мәдәни учаклар белән җитәкчелек итәргә туры килә.
-Элек  клуб авыл уртасындагы агач бинада иде, аның ярыгыннан җил улап торды, салкын бинада эшләп, шактый исәнлек бетте. Аннан ул авыл башындагы мәктәп бинасына күчте. Бер урамлы авылның бер башыннан икенчесенә кадәр ике чакрым юл үтәсе,  авыл халкын анда җәлеп итү шактый авыр булды, - дип искә ала  Рузилә.
Биредә яңа клуб исә буракиртәлеләр гозере буенча авыл эчендә һәйкәл янәшәсендә сафка басты. Авыл халкы аны карап торып төзетте. Узган җәй ахырында яңа күпфункцияле үзәк дәрәҗәле кунаклар катнашында ачылды.
50 урынлык залы, директор, түгәрәкләр бүлмәләре, китапханә, санузелны үз эченә алган үзәк авыл йөзен билгели,   югары дәрәҗәдә чаралар уздыру өчен  күп мөмкинлекләргә юл ача.

-Яхшы бинада эшләвебез өчен район, җирлек  җитәкчелегенә рәхмәтлебез. Авыл халкы заманча яңа бинага тартыла, чараларда катнашучылар саны, активлар арта, яңа түгәрәкләр, кызыксыну клублары эшчәнлеген җәелдерә бара, -ди Рузилә.
 
Биредә «Яшьлек» бию ансамбле, «Сандугач» җыр яратучылар төркеме,  «Гүзәл ханымнар»,  «Ветеран» клублары, «Оста куллар» түгәрәге һәм  «Шушы яктан, шушы туфрактан» дип исемләнгән кызыксыну клубы эшли.
Мәдәният  хезмәткәрләренең уңышлары да куанырлык: бу турыда аларның дивар буйлап сузылып киткән Дипломнары,  Мактау грамоталары сөйли. Сәгыйдуллиннар  ансамбле  районда “Гаилә ансамбльләре” арасында оештырылган бәйгедә җиңүче булды. Алсу исә - район күләмендә оештырылган “Сабантуй” һәм “Нәүрүз чибәре” бәйгеләре җиңүчесе. Хәзер ул әлеге бәйгенең төбәк турында үзен сынарга әзерләнә.
Рузилә мәдәни-агарту училищесыннан соң  мәдәният тармагы буенча югары белем алырга да, үз өстендә эшләргә дә, район һәм республика күләм чараларда да катнашырга   өлгерә. Тормыш иптәше Рәфкать - аның һәр эшендә, башлангычында фикердәш, ярдәмче, һәр чараның түрендә оста баянчы, җырчы. Гаиләсендә яраткан ана, әби, тормыш иптәше, уңган хуҗабикә ул Рузилә. Җәен йорт һәм клуб биләмәсе -  гөл-чәчәкләр, кышын исә тәрәзәләреннән шау чәчәктә утырган тукмак-тукмак яраннары  авылга ямь, үзенчәлек өсти. Мәдәният хезмәткәре сәнгатькә гашыйк, шулай  һәр эштә актив, матур булырга, матурлык тудырырга тиештер  ул.
-Сәгыйдуллиннар – тырыш мәдәният хезмәткәрләре. Алар оештырган чаралар тиешле дәрәҗәдә үтә. Авыл халкы белән элемтәләре, хезмәттәшлекләре ныклы аларның, -ди район мәдәният йорты директоры Фикрәт Сибгатуллин, алар турында җылы итеп сөйләп.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: