Зәй офыклары

Мәдәниятле ананың балалары да мәдәниятле

Республикада дүрт ел инде“Укучыларның иң яхшы мәдәни көндәлеге” бәйгесе оештырыла. Ул кече яшьтәге укучы балаларны китапханә, театр, музейларга йөртүдән һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учакларына барырга кызыксындырудан гыйбарәт. Моның белән әти-әниләр балаларына якыная, гаиләдә активлык, бергәлек күзәтелә.

-Проект гамәлдә булганнан бирле китапханәдә башлангыч сыйныфлар өчен төрле кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар оештырабыз. Аларны китапханәгә тартуның төрле юлларын эзлибез, - ди үзәк китапханәнең балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Рита Әхмәтова.
Малай-кызлар китапханәдә оештырылган чараларны аеруча ярата төшә. Мәдәниятле кеше мәдәниятле була инде: аларны чаралар үзләренә җәлеп итеп тора. Чараларда катнашу гына түгел, укучыларыбыз үзләрен бәйгеләрдә дә сыный.
Әлеге проект кысаларында агымдагы елда да  бәйгедә шактый укучы үзен сынады. Шуларның дүртесе бәйгенең республика турына үтте, ди Рита Вагыйзовна.   
21 май көнне башкалабыз Казанның «Әкият» курчак театрында “Укучының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Театр фоеесында кунакларны клоуннар һәм әкият геройлары каршы алды. Тантанада Республика буенча 216 бала һәм 53 әти-әни җиңүче дип табылып,  алар бүләкләнде. Әйткәнебезчә, җиңүчеләр  арасында зәйлеләр дә бар. Алар I сыйныфлар арасында – Диләрә Йосыпова (4нче мәктәп), II сыйныфлар арасында – Максим Якимов (6), III сыйныфтан  – Ләйлә Йосыпова (4), IV сыйныфлар арасында  Алсу Хәйруллина (татар гимназиясе). “Иң мәдәниятле  ана” дип Рәзинә Йосыпова табылды. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шунысы игътибарга лаек, узган ел әлеге бәйгедә Максим Якимов , Ләйлә Йосыпова , Алсу Хәйруллина  (татар гимназиясе) катнашып. республика турына узганнар иде инде.
Иң мәдәниятле ана - Рәзинә ханым кызлары Диләрә һәм Ләйлә белән бер генә мәдәни чарадан да читтә калмый.
-Уку елы дәвамында быел да музей, театр, истәлекле һәм тарихи урыннарда булырга тырыштык.  Күрше-тирә шәһәрләргә дә бу уңайдан еш йөрибез, -ди Рәзинә ханым.
Менә кемнән үрнәк алырга. Алма агачыннан ерак төшми диюләре хак..

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: