Зәй офыклары

Мәдәнияттән - Сәламәтлек елына

Районда һәр елга аерым бер мәгънә салып үткәрү матур традициясе яши. Зәйдә агымдагы ел Сәламәтлек елы шигаре астында уза. "Энергетик" Мәдәният сараенда Сәламәтлек елын ачуга багышланган тантаналы зур чара үтте. Ул, гадәттәгечә, югары дәрәҗәдә оештырылып, елга яхшы старт бирелде. Аңа кадәр туган як тарихын өйрәнү музее белән архив бүлеге хезмәткәрләре әлеге тармак үткәне буенча күргәзмә оештырып, аның янында әңгәмә уздырдылар.

Тантанага медицина хезмәткәрләре,  хезмәт династияләре, ветераннар, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, җәмәгатьчелек вәкилләре  чакырылган иде.  Зәйдә агымдагы ел "Һәркем сәламәтлеге - уртак байлыгыбыз" девизы астында үтәчәк.
Сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү, халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту мәсьәләләре республика һәм район җитәкчелегенең игътибар үзәгендә. Ел кысаларында медицина хезмәткәрләре һөнәрен популярлаштыру,  демографиядә уңай  тенденциягә ирешү, гражданнарга уңайлы һәм сыйфатлы медицина ярдәме алуны тәэмин итү, районара һәм республика конференцияләре уздыру  өстенлекле юнәлешләрдән булачак.
Районда беренчел медицина-санитар ярдәм объектлары ремонтланды,  медицина җиһазлары алынды. Соңгы елларда президент программасы буенча фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә. Агымдагы елда да район үзәк дәваханәсенең палаталарында  ремонт эшләре дәвам итә. Экология мәсьәләсе  дә күз уңында: оешма-предприятиеләр җитештерү процессында әйләнә-тирә мохитне саклау өчен чистарту җайланмалары һәм җиһазлар урнаштыра. Медицина кадрларын җәлеп итү юллары эзләнә: яшь белгечләргә фатир бирү юлы белән тораклы итү мәсьәләсе буенча эш бара.  
Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча шактый чаралар карала. Алар – республика медицина хезмәткәрләре спартакиадасы, район медицина хезмәткәрләре арасында “Сәламәтлек көне”, йөзү буенча «Әти, әни һәм мин - спортлы гаилә” ярышы, «Сәламәтлек чакрымнары» спорт акциясе,  «Тормышка 10 000 адым» декадасы, хезмәт коллективларында «Без спортка!»  флешмобы, нәниләр арасында спартакиада уздыру планлаштырыла.
Елны ачу тантанасы медицина хезмәткәрләренең сәхнә тутырып “Ак халатлы кешеләр”  күмәк җыры белән башланды. Чарада катнашучыларны район башлыгы Разиф Кәримов сәламләде. Ул чыгышында сәламәтлек саклау тармагы торышы, алда торган бурычлар, елның югары дәрәҗәдә узуы турында бәян итеп, сәламәтлек – һәркем үзе күтәрергә тиешле биеклек, дип, һәркемне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды.
-Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, ди халык әйтеме. Әлеге сүзләрнең чын мәгънәсен һәркем мөмкин кадәр иртәрәк аңласын иде. Барыгызны да сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырам. Уйларыбыз да сәламәт булсын. Бер-беребезгә карата итагатьле мөнәсәбәт  сәламәтлекнең нигезе дип саныйм, - диде ул, чыгышын тәмамлап.
Район башлыгының сәламәтлек саклау ветераннары Анна Моисеева, Юлия Прощаева, Мария Новокупова, Таисия Михайловага ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медальләр тапшыруы бәйрәмнең йөзек кашы булды. Зал әлеге мизгелләрдә аларны басып алкышлады. Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел.
Тантана сәламәтлек саклау тармагы үткәне, Җиңүнең -75, ТАССРның 100 еллыгы темалары белән аралаштырылып барылды. Район-шәһәр үзешчәннәре чыгышлары чараны тулыландырды.
Район үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов, сәхнәгә күтәрелеп, тармак хезмәткәрләренә теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.
-Елның  Сәламәтлек елы дип игълан ителүе - район җитәкчелегенең безгә ышанычы ул. 2020 елның әлеге  шигарь астында узуы без - медицина хезмәткәрләренә зур җаваплылык өсти.   Һәркем сәламәтлеге - уртак байлык бит, - диде ул чыгышында.
Сәламәтлек елы  районда әлеге  тармакны яңа баскычка күтәрү елы булыр, шәт.
Тантананың яшь белгечләрнең “Табибларга гимн” күмәк җыры белән тәмамлануы чарага үзенчәлек, мәгънә өстәде.

Әйдәгез, зәйлеләр, бердәм булып Сәламәтлек елына кушылыйк!  Сәламәтлек –  чыныгу, дөрес туклану,  хезмәт, көндәлек режим, хәрәкәт ул...

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: