Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Медицина хезмәткәрләре ярышып та куйды

Зәйдә узган җомгада медицина хезмәткәрләренең төбәк спартакиадасы узды. Аның Зәйдә берничә ел уздырылуы, узган ел спорт чарасы пандемия сәбәпле оештырылмаган иде.

“Энергия”  стадионына алты район –Азнакай, Баулы, Зәй, Лениногорск, Чистай, Алабуга районнарыннан 300 дән артык  медицина хезмәткәрләре җыелды. Спартакиаданы тантаналы ачуда район башлыгы Разиф Кәримов, шәһәр Советы депутаты Эдуард Галиев катнашты. Спорт чарасын Разиф Кәримов ачып, анда катнашучларны кайнар сәламләде.

Ул  спортта һәм медицинадагы казанышларны билгеләп үтеп, медицина хезмәткәрләрен Зәйгә күчеп килергә чакырды.

- Кемдә кем башка муниципалитетларда үзенә урын тапмый икән, Зәй район үзәк дәваханәсенә рәхим итегез! Без тәвәкәлләрне яратабыз, -ди Разиф Галиевич.

Спартакиадада катнашучыларны район үзәк дәваханәсенә баш табибы Айдар Фатыйхов та җылы котлады.

-Ковид килә дә, китә дә, ә бәйрәм һәм традицияләр яши, без медицина хезмәткәрләре моны яхшы аңлыйбыз, -ди Айдар Фатыйхов .

Спорт чарасы стадионда  җиңел атлетика буенча эстафета ярышлары белән белән башланды.  Стартка беренче булып хатын-кызлар басты. Алабугадан  шәфкать туташы Виктория Заболанская көндәшен шактый артка калдырып йөгерде.

-Без әлеге ярышка ныклап әзерләндек, әлегә  нәтиҗәләрдән канәгатьбез, -ди Виктория Заболанская.

Ир-атлар арасында узган эстафета ярышлары да мавыктыргыч булды. Алар бар көчләренә йөгереп, көндәшләрен узарга тырышты. Тамашачылар һәм җанатарлар аларга һәртөрле булышлык итте.

 

Дамир Сөләйманов - тумышы белән Зәй шәһәренән, данлыклы табиблар Тәлгать белән  Гүзәл Сөләймановларның кече уллары. Ул хезмәт юлын Зәй районы дәваханәсендә хирург буларак башлады.  Һәм 2019 елдан Алабуга дәваханәсендә хезмәт куя,  бүгенге көндә ул - баш табиб урынбасары.

-Биредә өч ел эшләдем, танышларым, туганнарымны  күрергә шатмын. Хәзерге эшли торган коллектив бердәм, Зәй медицина хезмәткәрләре белән элемтәдә торабыз, -ди Дамир Сөләйманов.

 

Ак халаты шәфкать ияләре бу көнне шулай ук волейбол,  өстәл теннисы, шахмат,  канат тартышу, йөзү буенча ярышты.

Танылган теш табибы   Рөстәм Әгъзамов үз көчен шахмат уенында сынады.

-Шахматны балачактан уйныйм, һәвәскәр уенчымын. Мондый ярышта берничә мәртәбә катнашуым, призлы урыннар алган булды, - ди Рөстәм Әгъзамов.

Ярышлар спорт-сәламәтләндерү үзәгендә, «Энергетик» Мәдәният сарае спорт залында, политехник колледжда һәм шәһәребезнең 4 нче мәктәбендә узды.

Ярышлар мавыктыргыч узып, анда катнашучылар бер-берсенә  булышлык итте. Чара спартакиада ярышларында җиңүчеләр һәм призлы урын алучыларны тантаналы төстә котлау белән тәмамланды. Шул рәвешле төбәк турының җиңүчеcе  булып  алабугалылар табылды. Икенче һәм өченче урыннарны Чистай белән Азнакай командалары бүлеште. Зәй медицина хезмәткәрләре командасы бишенче урында. Зәй ир-егетләре йөгерүдән - икенче, йөзү һәм өстәл теннисы буенча призлы өченче урында.

Җиңүче команда ярышларның республика турына барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев