Зәй офыклары

Медицина хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Июнь аеның өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Зәйдә аны “Энергетик” Мәдәният сараенда зур тантана белән билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде.

Әлеге чарада катнашучы  сәламәтлек саклау тармагы ветераннарын, табиблар, шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Разиф Кәримов котлады.

Ул чыгышында әлеге бәйрәмнең һөнәри яктан берләшкән кешеләрнеке генә түгел, бу көн кеше кайгысын үзенекедәй кабул итеп, авыруларның борчуларын аңлап, сәламәтлекләре, гомерләре куркыныч астында булганнарга ярдәм күрсәтүче, гадел, намус белән хезмәт итүчеләрне берләштерүен билгеләп үтте.

Медицина хезмәткәре һөнәре борынгыдан хөрмәткә лаек булган. Элек -электән җәмгыятьтә әлеге һөнәр кызыксыну уята, табиблар беренчеләрдән булып кешенең яшәү, үлемгә кагылышлы серләрен беләләр. Авыруларның аякка басуы, тулы тормыш белән кабат яши башлавы табибларның сәләтенә, талантына, интуицияләренә бәйле.

 Бүгенге көндә   медицина хезмәткәрләре өчен районыбызда эшләргә уңайлыклар тудыдырыла. 2018 елда гына да сәламәтлек саклау тармагына 150 миллион сумнан артык инвестицияләр кертелгән.

- Һөнәри осталык, тәҗрибәдән башка уңышларга ирешү мөмкин түгел. Җаваплы, авыр һөнәрегезгә тугры булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Нәтиҗәләрегез күбрәк сөендерсен, һөнәрегез белән горурланып эшләргә язсын,  - диде район башлыгы.

Әлбәттә, тантана хезмәттә югары уңышларга ирешүчеләрне бүләкләү белән үрелеп барды. Сәламәтлек саклау өлкәсендә тырышып хезмәт куючы бер төркем хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, район башлыгы Мактау грамоталары һәм  башкарма комитеты җитәкчесе Рәхмәт хатлары, район үзәк дәваханәсе баш табибы Мактау грамоталары тапшырылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: