Зәй офыклары

Менә бездә кемнәр эшли

12 гыйнвар - Прокуратура хезмәткәрләре көне. Хокук саклау эшчәнлеге җәмгыять тормышының барлык өлкәләрен колачларга, аерым гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, шулай ук дәүләт, җәмгыятьнең бөтенлеген саклау кебек бер-берсенә бәйләнгән бердәм юнәлешләрдә чагылырга тиеш. Бу максатта шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре армый-талмый эшли. Прокуратура хезмәткәре законнар үтәлешен контрольдә тоту һәм гражданнар хокукларын яклауда...

12 гыйнвар - Прокуратура хезмәткәрләре көне. Хокук саклау эшчәнлеге җәмгыять тормышының барлык өлкәләрен колачларга, аерым гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, шулай ук дәүләт, җәмгыятьнең бөтенлеген саклау кебек бер-берсенә бәйләнгән бердәм юнәлешләрдә чагылырга тиеш. Бу максатта шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре армый-талмый эшли. Прокуратура хезмәткәре законнар үтәлешен контрольдә тоту һәм гражданнар хокукларын яклауда гадел, һөнәри осталыгы өстендә даими эшләүче, корректлы, ышанычлы һәм үзе һәрьяктан үрнәк булырга тиеш. Тәҗрибәле хезмәткәрләр белән беррәттән хезмәт куючы яшьләрдән дә шушы сыйфатларны алга куеп эшләү таләп ителә, ди шәһәр прокуроры Ринат Кәримов. Шәһәр прокуратурасында эшләүчеләрнең яртысын бүген 35 яшькәчә хезмәткәрләр тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: