Зәй офыклары

Мөфлихә әби 90 яшен билгеләп үтте (видео)

Зәй районында өлкән яшьтәгеләрне хөрмәтләү дәвам итә.

Бүген шәһәр өлкәннәренең берсе - Мөфлихә Гаязовага 90 яшь тулды. Аны  олуг юбилее белән район башлыгы Разиф Кәримов тәбрикләде. Ул юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлавын һәм район җитәкчелеге бүләген тапшырды.
Мөфлихә әби озак еллар ГРЭСның ремонт-төзелеш цехында сылаучы-буяучы булып эшләгән. Котлау тантанасында станциянең профсоюз комитеты рәисе Андрей Алчин һәм әлеге цех вәкиле катнашуына ул аеруча сөенде. Алар шулай ук әбине, Зәй энергетиклары исеменнән кайнар котлап, бүләк тапшырдылар.
Разиф Кәримов юбилярга тыныч көннәр, алга таба да шундый күркәм булып, балалар, оныклар, оныкчыкларга сөенеп яшәвен теләде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: