Яңалыклар

Мичкә якканда сак булыгыз!

1 гыйнвардан 1 мартка кадәр шәһәр-районда 7 янгын чыгып, аларда бер кеше тән җәрәхәтләре алды. Янгыннарның барысы да шәхси секторда килеп чыкты. Торак фонда янгыннар белән бәйле хәл борчу тудыра. Янып торучы мичләрне күзәтүчесез калдыру, аларны чамадан тыш артык ягу – кышкы вакытта чыккан янгыннарның төп сәбәпләре. Районда чыккан янгыннарны мисалга карап үтик.

14 гыйнварда Урсайда мунча янды.  Ут мичкә якканда  янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү нәтиҗәсендә чыккан.

15  гыйнварда Иске Маврин авылында мунча януның да сәбәбе – мичне чамадан тыш ягу.

21 гыйнварда Мирный бистәсендә, ут чыгып, мунча янды. Янгын мичнең төтен юлы төзексезлеге нәтиҗәсендә чыккан.

25 февральдә Зәйдә Кухарев урамында мунчада ут чыгып, ялкын телләре күрше корылмаларга күчә – мунча, сарай тулысынча янып бетә. Янгын чыгуның сәбәбе - шулай ук мичне артык кызыдыру.

Мичләре булган тораклар хуҗаларына янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлүенә аеруча игътибар бирергә кирәк. Мич ярылып, тишекләр барлыкка килсә, аларны сылап торырга, төтен юлларын контрольдә тотарга онытмагыз. Мичкә якккач, өйдән чыгып китмәгез, аны күзәтүчесез калдырмагыз. Шулай ук утын янып китсен өчен тиз янып китүче сыеклыклар кулланырга рөхсәт ителми.

Район янгын күзәтчелеге бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Мичкә якканда сак булыгыз!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар