Зәй офыклары

Мигрантлар рус телен, тарихны, Россия законнарын яхшы белергә тиеш

Ел башыннан Россиядә эшләргә теләүче чит ил кешеләре рус теле, Россия тарихы, Россия Федерациясе законнары нигезләре буенча имтихан тапшырырга тиеш була, дип хәбәр итә интертат агентлыгы. Болар закон нигезендә карала. Мәгълүм булганча, әлеге таләп 2014 елда "Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый халәте турында" Федераль Законга үзгәрешләр кертелү нәтиҗәсендә билгеләнде....

Ел башыннан Россиядә эшләргә теләүче чит ил кешеләре рус теле, Россия тарихы, Россия Федерациясе законнары нигезләре буенча имтихан тапшырырга тиеш була, дип хәбәр итә интертат агентлыгы. Болар закон нигезендә карала. Мәгълүм булганча, әлеге таләп 2014 елда "Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый халәте турында" Федераль Законга үзгәрешләр кертелү нәтиҗәсендә билгеләнде. Зәй миграция хезмәте мәгълүматы буенча безнең районда Таҗикстан, Үзбәкстаннан килеп эшләүчеләр шактый. Россия законы буенча 1991 елның 1 сентябренә кадәр мәктәпне тәмамлаган югары квалификацияле чит ил кешеләренә генә бу сынаулар кагылмый.Аларга белемнәре турында СССР үрнәгендәге документны күрсәтү җитә. Ә мондый документы булмаучыларга Татарстанда Чаллы, Түбән Кама һәм Алабугада да имтиханнар тапшыру мөмкинлеге тудырылган. Россия буенча андый хезмәт күрсәтүче фәнни үзәкләрнең саны 400гә җитә. Имтиханнарны уңышлы тапшырган мигрантлар махсус сертификатка ия була, ул исә эшкә патент алырга хокук бирә. Кулында патент булган мигрантның гына Россиядә хезмәт куюы һәм яшәве законлы дип таныла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: