Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Миграция хезмәте паспорт алуны җиңеләйтте

Хәзер паспорт алу һәм башка хезмәтләрне электрон юл белән башкарырга мөмкин.

-Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша гариза биргән кешегә хезмәт чиратсыз  күрсәтелә. Ә бу исә вакытны сизелерлек экономияли, - ди  район эчке эшләр  бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлекчәсе башлыгы Галина Усманова.

Ул  дәүләт хезмәтләре порталы аша Россия Федерациясе гражданы паспортын алу өчен  гаризаны дистанцион рәвештә бирү мөмкинлеге турында сөйләде.

 Район эчке эшләр бүлегенең  миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе Россия Федерациясе  гражданины паспортларын бирү (алмаштыру), РФ гражданнарының теркәү исәбен алып бару һәм яшәү урыны буенча исәптән төшү, башка урыннан килеп  исәпкә басу  хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтә.

- Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында теркәлү өчен  паспорт мәгълүматлары, мәҗбүри пенсия иминиятенең иминият таныклыгы, кәрәзле телефон номеры кирәк. Теркәлү һәм системага керү процедурасын узганнан соң, гражданин гариза бирү мөмкинлеге  ала. Ул порталның интернет-битендә гражданнарны теркәү хезмәтен сайлый һәм алга таба кирәкле мәгълүматны тәкъдим ителгән формада тутыра. Хезмәтләр  карточкасында аның тасвирламасы, бәясе, үтәү вакыты турында мәгълүмат бар, шулай ук документлар исемлеге белән танышырга мөмкин. Гариза эчке эшләр бүлегенең  тиешле подразделениесенә тапшырыла, анда аның, шулай ук бирелгән мәгълүматларның дөреслеге тикшерелә. Аннан соң гражданинга электрон рәвештә аның мөрәҗәгате каралуы турында мәгълүмат һәм дәүләт хезмәте алу өчен чакыру җибәрелә. Бүлеккә килгәндә ул кирәкле документларның оригиналларын бирергә тиеш, - ди Галина Усманова.

Дәүләт хезмәтләре  күрсәтү мәсьәләләре буенча консультацияләрне Россия Зәй районы миграция мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләреннән 8 (85558) 7-14-08 телефоны буенча алырга мөмкин.

 

Айгөл Яруллина фотолары.

 

 

 



 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев