Зәй офыклары

Михаил киләчәген музыка өлкәсендә күрә

Әлмәттә «Татнефть» компаниясе булышлыгы белән Татарстанның нефть төбәкләре сәнгать, музыка мәктәпләре һәм колледжларында укучыларга илнең иң яхшы музыкантларыннан мастер-класслар алу мөмкинлеге булды. Проект Россиянең танылган пианист-виртуозы Денис Мацуев концертын да колачлаган иде.

Әлеге мәдәни-белем бирү проектын «Рухият» рухи яңарыш фонды,  Иветта Воронова исемендәге «Яңа исемнәр» төбәкара хәйрия иҗтимагый фонды
белән бергә икенче ел тормышка ашыра. Агымдагы елда анда сәнгать, музыка мәктәпләре һәм колледжлардан сигез дистә  укучы катнашты. Аларның берсе  - Зәй музыка мәктәбе укучысы Михаил Ялтанский.
Проектны ябу тантанасында Денис Мацуев концерты барышында барлык дүрт номинациядә җиңүчеләр бәян ителде. Якташыбыз Михаил «Фортепиано» номинациясендә җиңүче булды һәм ул укытучысы Татьяна Тимофеева белән Суздальдә узачак XXVIII «Яңа исемнәр»  “Халыкара җәйге иҗат мәктәбендә” укулар узачак.
-Ике турны узгач, мастер-класста катнашу бәхете елмайды . Моның нәтиҗәсе буларак,  сайлап турыннан Михаил узып, ул  грантка ия булды. Җәен Суздальдә ул Мәскәү филармониясе профессорлары, укытучыларыннан дәресләр алачак, -ди Татьяна Тимофеева.
Михаил музыка дөньясында кечкенәдән кайнаша. Киләчәген ул бары тик әлеге өлкәдә күрә.
-Миңа ул 6 яшьтән әзерлек төркеменнән соң  укырга килде. Бик сәләтле бала ул, бик җитди шөгыльләнә. Аңа әнисе дә ярдәм итә. Тотрыклы һәм җитди шөгыльләнүе аркасында барысына да ирешә дә ул, -ди укытучысы.
Әлмәттә  танылган  пианист  Денис Мацуевтан дәресләр алу Михаилга канатлар куйган.  Бу турыда ул  сөйләп туя алмый, әлеге проектта катнашу тәэсире озакка барачак әле.
-Минем өчен бик мавыктыргыч чара  булды ул. Денис Мацуев концерты, аның кулыннан грант алу аеруча ошады, ди Михаил.

Бүген талантлы бала булып туу гына аз шул  әле, зур уңышлар тырышлык куюдан килә. Уңышлы кеше булыр өчен үҗәт булырга, тынгысыз эшләргә дә кирәк. Ә аның өчен нефтьчеләр кебек ярдәм кулы сузучылар һәм проектлар булу мөһим.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: