Зәй офыклары

Михаил Мишустин: "Моны бөтен илгә үрнәк итеп күрсәтергә кирәк"

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Казанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең төзелеп килүче икенче корпусын карады, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Россия Министрлар Кабинеты башлыгы Михаил Мишустин Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле Татарстанда беренче тапкыр булды. Килүгә ул Казанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең төзелеп килүче икенче корпусын карап чыкты. Аның белән бергә объектны төзү барышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин тикшерде. 

Җиңү Проспектында урнашкан «йогышлы авырулар» яңа корпусының биналарын караганда, Михаил Мишустинга медучреждение мөмкинлекләре турында сөйләделәр. 

15 мең квадрат метр мәйданлы дүрт катлы хастаханәне августта ачарга планлаштыралар, хәзер биредә төзү эшләре тәмамлану алдында. Төзелеш бу язда башланды, проект медицина учреждениесендә 232 койка урнаштыруны күздә тота. Шул ук вакытта аларның санын ике тапкыр арттырырга мөмкин. 

«Биредә 15 мең квадрат метрлык бина бар, аның артында тагын 1,5 мең квадрат метрлык лаборатория корпусы тора. Корпусның икенче-дүртенче катларында „пычрак“ һәм „чиста“ зоналарның агымнарын бүлешүче махсус бокслар урнашкан", - дип сөйләде баш табиб Марат Гатауллин. 
Аның сүзләренә караганда, хастаханәнең төзелә торган корпусының аерым үзенчәлеге-балконнар системасы, алар пациентларга медицина учреждениесендә булганда саф һавага чыгарга мөмкинлек бирә. 

Хастаханә палаталарында хәтта иң куркыныч инфекцияләрне нәтиҗәле дәвалау өчен заманча югары технологияле җиһазлар: компьютер томографлары, эндоскопик һәм ультратавыш приборлары һәм башка югары технологияле аппаратура урнаштырылачак. 

Михаил Мишустин проектны тормышка ашыруда катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм аларның югары профессиональлекләрен билгеләп үтте. 

"Пандемия безнең йомшак урыннарыбызны күрсәтте. Без бүген Казанда технологияләрне берләштерү һәм эш процессларын оптимальләштерү нәтиҗәсендә мондый объектны 100 көн эчендә төзергә мөмкин булуын күрдек. Мин моны ил өчен үрнәк итәргә кирәк дип уйлыйм", - дип ассызыклады Мишустин.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Казанда йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусының бәясе 1,7 млрд сумнан артып китәчәген хәбәр итте, шуның 1,3 млрд сумы төзелеш-монтаж эшләренә киткән, тагын 400 млн сумы медицина җиһазлары сатып алу өчен файдаланылачак.

Михаил Мишустин Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе яңа корпусын караганнан соң, Иннополиска юнәлде. Анда ул югары технологияләр өлкәсендә дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерү темасына  дискуссиядә катнаша.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: