Зәй офыклары

Микрофинанслау оешмалары торакны залогка алып займ бирә алмый

“Россия Федерациясенең аерым законлы актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон (271, 2 август, 2019 ел) көченә керде. Законның 9, 12 маддәләренә (“Микрофинанслау эшчәнлеге һәм микрофинанслау оешмалары турында”) үзгәрешләр кертелде.

Хәзер закон нигезендә 2019 елның 1 ноябреннән  эшмәкәрлек эшчәнлеге белән бәйле булмаган физик затларга микрофинанслау оешмалары тарафыннан   займ бирү тыела. Шулай итеп, микрокредит финанс оешмалары ноябрь башыннан займнар биргәндә кешеләрнең торагын залогка ала алмый. Гомуми милектәге өлешне һәм өлешләтә төзелештәге өлешләрне дә залог рәвешендә карап булмаячак. Бурычлары җыелу аркасында кешеләрнең бердәнбер торакларыннан да колак кагу очраклары күбәюе әлеге тыюны кертүгә сәбәпче булган.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: