Зәй офыклары

Җәмил - Азнакай көрәш турнирында җиңүче

11 гыйнварда Азнакайда яшүсмерләр арасында күренекле көрәшче һәм хөкемдар Фәрит Корбанов истәлегенә lll республикакүләм турнир узды.

Турнирда республиканың 17 район-шәһәреннән ике йөзгә якын көрәшче катнашты. Анда “Зәй” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән көрәшчеләр дә бар иде. Җәмил Ибраһимов үз авырлыгында – җиңүче, Рафаил Идиатуллин IV урын алды. Аларны ярышка тренер Айрат Миһаҗев әзерләде.  
Шунысы игътибарга лаек, турнирда үз авырлык категориясендә чемпион калган спортчылар арасында велосипед уйнатылды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: