Зәй офыклары

Милеккә хокук теркәү гамәлләре артуга бара

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте Татарстан идарәсенең Зәй бүлеге агымдагы елның беренче кварталында 2975 дәүләт хокук теркәве гамәле уздырган (шуның 1167се - торак биналар, 1389ы- җир участокларына).

Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 29 процентка күбрәк. Бүлек башлыгы Ирина Белова белдерүенчә, 106 объект кадастр исәбенә куелган, шуның 73  шунда ук хокук теркәве белән.

Быелның беренче кварталында дәүләт теркәве уздыруга гаризаларны электрон юл бирүчеләр саны да шактый арткан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: