Зәй офыклары

Милли-мәдәни хәрәкәт үсә, яңара

18 октябрьдә Болгарда Татарстан халыклары ассамблеясының күчмә утырышы узды. Эшлекле чара ассамблея рәисе - ТР Дәүләт Рәисе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә үтте. Утырышта Зәй районы башлыгы урынбасары Валерий Акатьев катнашып, “Зәй муниципаль районында хакимият органнарының җирле милли-мәдәни берләшмәләр белән этномәдәни һәм оештыру методик эшчәнлеге турында” темасы буенча чыгыш ясады. Әлеге чыгышны газета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

-Зәй районында  20дән артык милләт вәкилләре дус-тату гомер кичерә. 2010 елда халык санын алу нәтиҗәләре буенча районда татарлар барлык халыкның - 57,5,  руслар - 39,1, чувашлар  - 1,3, ә башка милләтләр  1, 9 процентны алып тора.
Дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыруда этномәдәни инфраструктураны үстерүгә зур әһәмият бирелә.  Бүгенге көндә районда “Ак калфак”   Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге, яшьләр эшләре идарәсе каршында “Дуслык” милли мәдәниятләр үзәге, республика керәшен, чуваш милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларының җирле бүлекләре эшли.
Район территориясендә татар, рус, чуваш, керәшеннәрдән тыш, тагын 10га якын милләт вәкиле яши: алар - украиннар  (223 кеше), әрмәннәр (140), башкортлар (124), үзбәкләр (104), тадҗиклар (83), марилар (78), әзербайҗаннар (61), белоруслар (59), мордвалар (53). Алар ел дәвамында 200ләп этномәдәни чаралар оештыра. Алар арасында Нәүрүз, әрмәннәрнең Вардавар бәйрәмнәре популяр.
Республиканың башка районнарындагы кебек, Зәйдә дә дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыруга юнәлтелгән программалар эшли. Болар – “2016-2020 елларга дәүләт милли  сәясәтен гамәлгә ашыру”, “2019-2021 елларга муниципаль район территориясендә террорчылык һәм  экстремистлыкка каршы көрәш һәм аларны профилактикалау”, “2016-2020 елларга мәдәниятне үстерү”, “2018-2020 елларга яшьләр сәясәтен үстерү” программалары.
Райондагы дәүләт сәясәте мәсьәләләре, иҗтимагый-сәяси торыш, мәдәни берләшмәләр эшчәнлеге, конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү бурычлары төрле милли диаспоралар вәкилләре катнашында  район башлыгы каршындагы милләтара һәм конфессияара координацион совет, террорчылыкка каршы ведомстовоара комиссия һәм иҗтимагый совет утырышларында карала.
Районда яшәүче төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы үзара җылы мөгамәлә күп еллар дәвамында матур традиция булып сакланып килә һәм бу бүгенге көндә дә  муниципаль хакимият органнарының  төп бурычы  булып тора.  Җирле үзидарә органнары, милли-мәдәни берләшмәләр һәм башка иҗтимагый оешмаларның уртак эшчәнлеге районда милләтара тотрыклылыкны тәэмин итүгә юнәлтелгән.
Район территориясендә яшәүче төрле милләтләрнең кече музейлары эшләп килә. Алар төрле милләт вәкилләренә хөрмәт белән карау, толерантлык хисе тәрбияләү, кече Ватаның белән горурлану хисләре уята.  Мәдәният йортларында халык ансамбльләре эшли. Алар арасыннан күбесе, аерым атап әйткәндә,  “Азаль”,  “Мирас” вокаль-хореографик, «Русская душа» халык вокаль, «Улыбка»  һәм  «Магия» хореографик, “Балкыш”  театраль, “Палан” чуваш фольклор ансамбльләре, «Мальвина» марионеткалар  театры районыбызда гына түгел, республикада да танылу алды.  
Район иҗат коллективлары дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыруда актив катнаша.  Аларның иҗади эшчәнлеге туган телне пропагандалау, милли йола  һәм гореф-гадәтләрне яңарту, район териториясендә яшәүче халыкларның милли-мәдәни үсешенә ярдәм итүгә юнәлтелгән.  Әлеге иҗат коллективлары районда узучы Сабантуй, Питрау, Корбан һәм Ураза бәйрәмнәре, Мәүлид, Раштуа, Пасха, Тройсын, Нәүрүз, Качману,  Май чабу, “Каз өмәсе”  һәм башка бәйрәмнәрне оештыруда һәм үткәрүдә  актив катнашалар.
Республикада Зәйне керәшеннәр башкаласы, диләр. Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый җәмгыяте составында булган Зәй керәшен оешмасы районыбызда яшәүче керәшен халкының үзенчәлекле миллилеген саклау һәм үстерү, аларны  тормышка ашыруда дәүләт һәм муниципаль органнар белән хезмәттәшлек итү, бәйрәмнәр, фестивальләр, концертлар, гаилә-көнкүреш йолалары, гореф-гадәтләрне саклау чараларын оештыру һәм үткәрү, иҗат коллективлары төзүдә катнашу, талантлы һәм сәләтле шәхесләрне ачыклап, аларны этномәдәни хәрәкәткә тартуны максат итеп куя. Инде күп еллар Кашкатау итәгендә Питрау бәйрәме зурлап уздырыла (киләсе елда биредә Питрауны оештыра башлауга 20 ел була). Питрау район бәйрәме кысаларыннан чыгып, республика дәрәҗәсендәге мәдәни чарага әверелде.
Якты Күлдә Казанская бәйрәме, Урта Пәнәчедә Җыен үткәрү гадәткә керде. Тройсын бәйрәме 2011 елда - Югары Багражда, 2017 елда Федоровкада оештырылды. Быел Туңылҗада Нардуган бәйрәме үтте.
Районыбызда керәшен фольклор коллективлары уңышлы гына эшләп килә. “Җиләк” (Иске Зәй мәдәният йорты), “Сәвәләй”, “Баграж буйлары” (Сарсаз-Баграж), “Сүрәкә” (Урта Баграж), “Керәшен моңы” (Якты Күл) иҗат коллективлары район һәм республика дәрәҗәсендәге бәйрәмнәрдә чыгыш ясап торалар. Шулар арасында Сарсаз-Баграж мәктәбенең Петр Утяганов җитәкчелегендәге “Сандугач” керәшен балалар ансамбле – бердәнбер. Әлеге ансамбль “Туым Җондызы” , “Бәрмәнчек бакчасы” кебек республика конкурс-фестивальләрендә лауреат булды.
 Оешма эшчәнлегенә яшьләрне күбрәк тарту төп бурыч булып тора.  Бүгенге көндә идарә составы башлыча яшьләрдән тора.
2012 елдан районыбызда күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы һәм мәгърифәтчеТаҗетдин Ялчыголга багышланган укулар оештырыла. Быел республика фәнни-практик конференциясе Имәнлебаш авылында узды. Конференциядә катнашучылар арасында ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, якташыбыз - филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов, шагыйрь, “Җыен” фонды рәисе Разил Вәлиев, республика мөселманнарының Диния нәзарәте вәкиле Айдар Карибуллин, республика баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев кебек күренекле шәхесләр булды.
Районда Гүлкин авылы клубы базасында 1991 елда “Палан”  чуваш фольклор ансамбле оешты. Ул – районда чуваш мәдәнияте традицияләрен пропагандалаучы бердәнбер ансамбль. “Палан”  “Алтын мәйдан” халыкара фестиваль-конкурсында,  Россиякүләмендәге  “Уяв”  чуваш мәдәнияте бәйрәме, “Учук” Кама аръягы чувашлары фестивалендә чыгыш ясады, шулай ук  республика һәм районкүләм чараларда актив катнашып килә.
2013 елдан районда “Татарстан Республикасы рус милли-мәдәни берләшмәсе”нең  җирле бүлеге эшли.  Әлеге берләшмә район-шәһәрнең иҗат коллективлары белән тыгыз элемтәдә тора. Алар катнашында ел саен күптөрле чаралар һәм бәйгеләр уздырыла. Шулай ук бүлек республика күләмендә уздырылучы Спас ярминкәсе, Алма Спасы кебек бәйрәмнәрдә дә актив катнаша.
Район халкы арасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыруда милләтләр арасындагы тынычлык һәм бердәмлекне ныгытуда, толерантлык, милли-мәдәни мөнәсәбәтләр формалаштыруда   җирле массакүләм мәгълүмат чаралары да зур роль уйный.  
Йомгаклап  шуны әйтәсе килә, безнең әле бу өлкәдә эшлисе эшләребез дә бар.   Районда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларның 10га якын җирле үзәген булдырырга кирәк.  Милләттәшләрең белән аралашып яшәү өчен   шулай ук Халык-лар дуслыгы йорты булдыру мөһим.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: