Зәй офыклары

Милләт йөзен йола-бәйрәмнәр билгели

Традиция - ата-бабалардан киләчәк буыннарга тапшырыла торган социаль һәм мәдәни мирас ул. Нәкъ менә авыл җирлекләре тарих, гасырлардагы традиция һәм гореф-гадәтләрне саклый. Бу уңайдан Түбән Биш авыл җирлеген өлге итеп куярлык. Биредә «Бөрлегән» бию һәм «Бишкәй» фольклор төркемнәре эшли. Моннан 4-5 еллар элек түбәнбишлеләр “Түгәрәк уен” журналы хезмәткәрләре өчен «Кап сугу» йоласы, Җыен базарын сәхнәләштереп күрсәткәннәр иде. Түбән Биштә элек һәр пәнҗешәмбе базар эшләгән, аңа күрше-тирә авыллардан да килгәннәр. Түбәнбишлеләр әлеге базарны сәхнәдә оста итеп күрсәтә. Мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, авыл апа-агайлары сәхнәдә гәүдәләндергән әлеге күренеш кунакларда җылы хисләр калдыра.

2018 елда республиканыӊ «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы күчмә утырышында исә «Кап сугу» Һәм «Палас сугу» күренешләре кунакларда зур кызыксыну уятты. Түбән Биштә элек-электән палас, келәм сукканнар, итек басканнар, бау ишкәннәр. Кап сугу үзгә һөнәр булган, бүгенге көнгә кадәр аны сугу станогы да сакланган.
Җирлектәге барлык учреждениеләр эшчәнлеге традицион халык мәдәниятен саклау һәм торгызуны тормышка ашырудан гыйбарәт.
-Җирлегебез Түбән Биш, Куш-Елга, Пусташит һәм Шыкмай авылларында яшәүче татар, рус, керәшен, чувашларны берләштерә. Алар тел, йола-гадәтләр, бәйрәмнәрне алышып яши. Бездә Раштуа, Нәүрүз,  Ашыт җыены, Кече авыл, Сабантуй  бәйрәмнәре зур оешканлык белән уза, - ди җирлек башлыгы Дамир Насретдинов.
Җирлек биләмәсендә урта мәктәп,  икешәр авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты бу уңайдан бербөтен булып эшли. Мәктәптә укучылар белән халык иҗатына ихтыяҗны формалаштыру, күпмилләтле Татарстан традицияләрен өйрәнү, төбәк, аның мәдәнияте һәм  традицияләрен тирәнрәк үзләштерү буенча эш алып барыла.
Түбән Биш авыл китапханәсендә сәйлән, кәгазь лозадан үрү, чигү, фоамиран, табигый материал белән эшләү буенча мастер-класслар оештырыла. Авыл халкының иҗат эшләнмәләренә халык арасында да, күргәзмә-ярминкәләрдә дә ихтыяҗ зур. Бу иҗат төрләре авылда халык мәдәниятенең күп гасырлык катламын саклап, үз халкының мәдәни үзенчәлекләрен исәпкә алырга, авыл халкының ялын оештырырга, эчке мәдәниятне баетырга ярдәм итә.
Клуб һәм китапханә эшчәнлеге  халыкның барлык катламнарын берләштерә.
Ел дәвамында авыл мәдәният йортлары тарафыннан 200дән артык мәдәни чара оештырылган. Мәдәният йортында төрле бәйрәмнәр, мәдәни чаралар халыкның ялын файдалы, күңелле итеп оештыру максатыннан үткәрелә. Халыкның кызыксынуы, теләкләрен күздә тотып,  25 клуб берләшмәсе эшли. “Бөрлегән” яңа фольклор коллективы тупланган. Өлкәннәр хоры һәм “Бишкәй” фольклор коллективлары исә районда танылган коллективлар инде.
Шунысы игътибарга лаек, Түбән Биш мәдәният йортында үз эшенең осталары булган иҗади коллектив хезмәт куя: мәдәни чараларга олысы-кечесе җәлеп ителә.   Авыл халкы да актив: элек-электән түбәнбишлеләр район чараларының йөзек кашы булды. Ремонттан соң мәдәният йорты ачылу тантанасына  яхшы чыгыш әзерләгән иделәр.
 -Түбән Биштә төзекләндерүдән соң ачылган мәдәният йортында әлеге юнәлештәге эшчәнлек тагын да җанланды, -  ди Дамир Насретдинов.
«Бишкәй» балалар фольклор коллективы да танылып килә. «Туым җондызы-2019» керәшен җырлары фестиваленең төбәк турында коллектив II дәрәҗә лауреат булып танылды.  Рината Вәлиәхмәтова исә “Халык вокалы” номинациясендә - җиңүче, Азалия Хәйруллина “Фольклор эстрада вокалы” номинациясендә II дәрәҗә лауреат булды. Әлеге коллектив һәм аерым башкаручыларның җитәкчесе - Түбән Биш мәдәният йорты директоры Наталья Вәлиәхмәтова. Чыгышларга Рөстәм Шиһабетдинов –баян, Салават Шәрәфиев балалайкада уйнады.
Афәрин, түбәнбишлеләр, традицияләргә тугры калып, мәдәният эшчәнлеген җәелдерәсез. Иҗат мәйданында тагын да зуррак казанышлар, уңышлар сезгә!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: