Зәй офыклары

Милләтара татулыкны ныгыту юлында

Зәй - күпмилләтле төбәк. Милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту - районыбыз казанышы. Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча координацион совет утырышлары әлеге эш башында тора. Аның чираттагы утырышы күчмә формада оештырылып, Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә үтте.

Аңа кадәр утырышта катнашучылар биредә оештырылган күргәзмәләр белән танышты. Утырыш  милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча координацион совет рәисе урынбасары Валерий Акатьев катнашында узды. Көн тәртибендә район эчке эшләр бүлегенең экстремистик гамәлләрне профилактикалауга юнәлдерелгән эшчәнлеге, Түбән Биш, Урсай авыл җирлекләренең халык традицияләрен саклау, яшь буынны тәрбияләүдә дини, белем бирү һәм мәдәният учреждениеләре белән хезмәттәшлеге бәян ителде.
Традицияләр - ата-бабалардан киләчәк буыннарга тапшырыла торган мирас ул. Әлеге уңайдан Түбән Биш җирлеге эшчәнлеге игътибарга лаек.
-Җирлегебездә татар, рус, чуваш милләтләре тел, йола-гадәтләр, бәйрәмнәрен алышып яши. Бездә Раштуа, Нәүрүз, Ашыт җыены, Кече авыл көне, Сабантуй  бәйрәмнәре зур оешканлык белән уза. Бу юнәлештә мәктәп, авыл клубы,  китапханә хезмәткәрләре зур эш башкара. Мәсәлән,  «Ак калфак»  татар хатын-кызлары оешмасы күчмә утырышында  «Кап сугу» Һәм «Палас сугу» күренешләре кунакларда зур кызыксыну уятты. Гомумән, авыл халкының иҗат эшләнмәләренә күргәзмә-ярминкәләрдә  ихтыяҗ зур. Бу иҗат төрләре авылда халык мәдәниятенең күп гасырлык катламын саклап калырга, үз халкының мәдәни үзенчәлекләрен исәпкә алырга, авыл халкының ялын оештырырга, эчке мәдәниятне баетырга ярдәм итә, - ди җирлек башлыгы Дамир Насретдинов.
Түбән Биштә төзекләндерүдән соң ачылган мәдәният йортында әлеге юнәлештә эш тагын да җанланачак икән.
Аннан утырышта 4нче мәктәпнең «Зәй муниципаль районында 2014-2020 елларда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру турында» муниципаль программаны үтәү буенча эшчәнлеге, мөселман дини оешмалары эше  буенча фикер алышынды.
-Октябрь аенда татар теле һәм әдәбияты буенча  республика олимпиадаларының мәктәп туры узды. Аларда укучыларның  80 проценты катнашты. Узган ел әлеге  олимпиадаларның муниципаль этабыннан Әлфия Сираева, Анастасия Тумашева, Ангелина  Маркелова җиңүчеләр һәм призер булдылар. Мәктәптә ана телен өйрәнүдә сыйныфтан тыш чаралар булышлык итә. Укучыларыбыз «Мин татарча сөйләшәм!» Бөтенроссия акциясе, халыкара  «Җәлил укулары», “Туган тел” атналыгы кысаларындагы чараларда, Тукай туган көнгә оештырылган шигырь укучылар бәйгесе, үз проектлары һәм эзләнү эшләре белән “Туган ягым - яшел бишек” республика, «Ялчыгол укулары» һәм «Эзләнү һәм казанышлар офыклары», «Тукай укулары» төбәкара, «Алиш эзләре буйлап», «Яшьләр фәнни эзләнүдә»  фәнни-гамәли конференцияләрендә катнашып,  призлы урыннар алып киләләр, - ди 4нче мәктәп директоры Альбина Ларина.
 Валерий Акатьев координацион совет утырышында күтәрелгән барлык темаларның мөһим булуын билгеләп үтте һәм  республика милли сәясәте өлкәсендәге төп өстенлекләр кысаларында эшләргә чакырды. Чарада социаль челтәрләргә мониторинг ясау буенча тәкъдимнәр әйтелде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: