Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Миләүшә Әгъләмова: Бабам турындагы мәгълүмат “Хәтер китабы”на кертелгән

Безнең гаиләнең дә җиңү таңын якынайтуга тиңдәшсез өлеш кертүе белән мин чын күңелдән горурланам. Әнием ягыннан да, әтием ягыннан да бабамнарның әтиләре авыр сугыш елларын фронт кырында үткәргән, ерак әбиләребез тылда көнне-төнгә ялгап хезмәт куйган.

Быел без бөтен илебез белән фашист илбасарларын Җиңүгә 76 ел тулуны каршыладык. Безнең буын әлеге аяусыз сугыш күренешләрен мәктәпләрдә очрашуларга килгән ветераннар сөйләвеннән, тарихи вакыйгаларга нигезләнгән фильм-нар аша гына күзаллый. Шулай да ул чорларның һәр герое безнең алда Ватаны өчен җан атучы, искиткеч батыр кешеләр булып гәүдәләнә, туган илебезнең патриотлары булырга өнди. Җиңү көне - һәр гаилә өчен мөһим, югалтулардан ачы сагыш биләгән, җиңү язының килүеннән күңел канатлары җилпенгән берүк вакытта сагышлы да, шатлыклы да көн ул.
Безнең гаиләнең дә җиңү таңын якынайтуга тиңдәшсез өлеш кертүе белән мин чын күңелдән горурланам. Әнием ягыннан да, әтием ягыннан да бабамнарның әтиләре авыр сугыш елларын фронт кырында үткәргән, ерак әбиләребез тылда көнне-төнгә ялгап хезмәт куйган.
Әтиемнең бабасы Солтан 1942 елда Сталинград өчен барган сугышларда хәбәрсез югала. Бары тик сугышлар тынып, дөньялар рәтләнгәч кенә, аның Волгоград өлкәсе Ерзовка авылындагы туганнар каберлегенә күмелгән булуы ачыклана. Аның турындагы мәгълүмат “Хәтер китабы”на да кертелгән. Өч ел элек без дә әти-әнием, энем белән ерак бабабызның каберлегенә зират кылдык. Каберлекне эзләп тапканчы көн кичкә авышса да, гүя оныкларының бабалары янына килүен күкләрдә дә күзәттеләр, кояш ничектер озаграк баеды, безгә күңелебездән генә бабабыз белән сөйләшергә мөмкинлек бирде Ходай Тәгалә.
Әниемнең бабасы Зариф Шәрипов турында да аерым бер китап язарга булыр иде. Кызганыч, миңа аның белән дә күрешергә насыйп булмады, ул 1986 елның 2 маенда дөнья куйган. Әниемә ул вакытта нәкъ 12 яшь тулган булган. Шулай да ул әнием белән күп кенә сугыш хатирәләрен уртаклашырга өлгергән.
1912 елгы Зариф бабай белемгә омтылуы нәтиҗәсендә авылда яшәсә дә, сугыш башланганчы 7 сыйныфны тәмамларга өлгергән. Кукмара районының Мәмәшир авылында Шәрип белән Әсмабикәнең бердәнбер уллары булып үссә дә, Зариф бабай кечкенәдән мөстәкыйльлеккә омтылган. Алар яшәгән иске йортны сүтеп, җыештырганда без әнием белән чормадан бер чемодан эчендә аның куен көндәлеген, шигырьләре язылган калын дәфтәрләрен табып алдык. Бу безнең гаилә шәҗәрәсен өйрәнү өчен искиткеч зур мирас булды, әниемнең ирексездән күзләре яшьләнде. Иске чемодан эчендәге бу язмалар авыл кешеләре белән бәйле вакыйгаларны да, бабабызның хис-кичерешләрен дә, сугыш кырында ял вакытларында иҗат иткән шигъри юлларны да барысын-барысын да сыйдырган иде.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Зариф бабай 1941 елның 15 июлендә Казан аэропортына хәрби элемтәче буларак алына. Ә 1942 елдан 1945 елга кадәр Рязань аэропортында телефончы-элемтәче булып хезмәт итә, очучыларга төгәл ориентировка бирүгә ул җаваплы була. Әниемә ул чорлар турында сөйләгәндә бабай, җир өстеннән генә сузылган элемтә линияләренең еш өзелүен, аны фронт кырлары буйлап ялгап, үз вакытында элемтә урнаштыруның мөһимлекләре турында еш искә ала торган була. “Яу кырында үлеп калган иптәшләрне күреп бер көенсәк, кайчак аларның кесәләрендә калган каткан ипи кисәкләренә тап булсак, үлгән гәүдәләрен кочак-лап елый, икмәк кисәген калдырганнары өчен рәхмәт әйтә идек”, - дип бабайның тетрәндергеч итеп сөйләве һаман колагымда яңгырый, ди әнием. ...Бер кисәк кипкән ипи бабаларыбыз өчен зур сөенеч, ач карынны азга гына булса да тынычландыру булган ул. Күзаллап, уйлап карасаң, ничек түзгәннәр, дигән сорауны кабат-кабат бирәм мин үземә. Ә бит түзгәннәр, алар Җиңү таңы киләчәгенә ышанган, шуны якынайту өчен көрәшкән батырлар буыны.
Зариф бабай тарихта тирән билгеле Волхов фронтында, көньяк-көнбатыш Украина фронтында 42нче артиллерия грвардиясе полкында хезмәт итә. Ул “Сугышчан батырлыклары өчен”, “Германияне җиңгән өчен” һәм башка бик күп медальләр белән бүләкләнгән. Аяусыз сугыш саулыгын нык какшатса да, Зариф бабайга туган авылына гаиләсе янына әйләнеп кайтырга язган була. Ул сугыштан соңгы елларда хәрабәләрне торгызуга зур көч куя, колхозда хисапчы, халык контроле вәкаләтлесе булып эшли, ә буш вакытларында һәр вакыйганы шигъри юлларга сала. Аның иҗаты берничә томлык китап булырлык. Зариф Шәриповның куен дәфтәреннән алынган шигырь юлларын бүген дә мәктәп укучылары Җиңү көне парадында
сөйли:
Авылыбыз уртасында
Герой солдат һәйкәле.
Җирдә атом бомбасына
Урын югын әйтәме...
Һәйкәл тирәсендә бүген -
Бөек Җиңү бәйрәме.
Атлый ана шунда таба -
Кулда чәчәк бәйләме.
Күпме кеше башын салды
Яу кырында әйт әле,
Шуны сөйли төсле безгә
Батыр солдат һәйкәле.
Күрәсез, менә шушы батырлар нәселеннән булуым белән мин дә һәр Җиңү көнен гаиләмнең Җиңү таңы дип атарга хокуклымын. Бөек Җиңү көне - ул илебездәге һәр гаиләнең Җиңү таңы...
Ә безнең буын һәр елның Җиңү таңында үз уңышлары, үзе яулаган үрләрнең арта баруы белән каршыларга тиеш. Батыр сугышчы ерак бабаларыбызны аларның хезмәт сөючән ул-кызлары сафы алыштырса, без аларның оныкчыклары яңа биеклекләр яулап, Ватаныбыз данын зурлап Җиңү таңын каршылыйбыз.
Миләүшә Әгъләмова,
4нче мәктәп укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев