Зәй офыклары

Зәйнең “Миләшкәй” бакчасы 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

“Миләшкәй” - Мирный бистәсендә бердәнбер мәктәпкәчә оешма.

Быел безнең «Миләшкәй» балалар бакчасы 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 1960 елның октябрендә бакча бусагасын кечкенә балалар атлап керә. Бакчаның беренче җитәкчесе Анна Степановна Федотова була. 60 ел элек, балалар бакчасын ачканда, кадрлар туплау, азык-төлек, инвентарь белән тәэмин итү җиңел булмагандыр, мөгаен. Болар барысы да «Миләшкәй» тарихында калды.

1964 елда балалар бакчасы мөдире итеп Антонина Васильевна Кубышкина билгеләнә. Тыл хезмәтчәне, гадел хатын-кыз мөдир булып 4 ел дәвамында эшли. Аннан балалар бакчасы проблемалары һәм мәшәкатьләре белән яшәгән Тамара Ивановна Стукова мәктәпкәчә учреждение белән 14 ел идарә итә. Аны Роза Гатиятулла кызы  Гизатуллина алыштыра. Яхшы педагог, искиткеч кеше. 1992 елда бакча  иске агач бинадан иркен төркемнәр һәм аерым йокы бүлмәләре, яңа мебель, уенчыклар белән җиһазланган бинага күчә.

2004 елда балалар бакчасы җитәкчесе итеп Галина Николаевна Сабарова билгеләнә. Аның һөнәри осталыгы, оештыру сәләте балалар бакчасы тормышына бик күп уңай үзгәрешләр кертте. «Миләшкәй»нең һәр почмагы балаларга карата мәхәббәт белән сулый. Балалар бакчасының уңышы күп очракта  Клара Срутдинова, Гөлфия Исмәгыйлева, Фәридә Насыйрова, Нина Павлова, Клара Хисмәтуллина, Сәрия Сәлахетдинова, Гөлзәһирә Галимова һ.б. алар кебек озак еллар эшләгән кешеләргә, коллективка бәйле. Вакыт күп нәрсәне үзгәртә, әмма коллектив бердәм һәм тату булып кала. Коллективның һәр әгъзасы балаларны тәрбияләү – педагогик фән генә түгел, ә чын мәгънәсендә, сәнгать тә икәнлеген яхшы аңлый. Шуңа күрә балалар бакчасы педагоглары даими рәвештә үзләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрә. Без муниципаль, региональ, бөтенроссия дәрәҗәдәге конкурсларда катнашабыз. 2019 елда без VI бөтенроссия мәктәпкәчә белем бирү фестивалендә катнаштык һәм “Иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү оешмасы – 2019” бөтенроссия конкурсы лауреатлары булдык. Хәзер коллектив яшь белгечләр белән тулылана, алар оешма эшенә һәм тормышына тиз һәм бердәм рәвештә кушыла.

"Миләшкәй"балалар бакчасы шәхси секторда урнашкан, шуңа күрә безгә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирүнең барлык юнәлешләре дә якын. Ел саен без Зәй урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен чакырабыз, алар «яшь экологлар» отрядына әзерлек төркеме балаларын кабул итәләр. Көн саен табигатькә сакчыл карашны балалар бакчасы территориясендә күзәтәләр, анда һәрвакыт чиста, уңайлы, матур. Экологик сукмак, Урман музее, клумбалар, яшел коймалар уңышлы урнашкан. Экзотик үсемлекләр - можжжевельник, пихта, зәңгәр чыршы, кедр, туя, боярышник үсә. Үз розариебыз бар.

2018 елдан балалар бакчасы мөдире булып Елена Каштанова эшли башлады. Алдагы җитәкчеләр кебек үк, ул да, «Миләшкәй» исеме билгеле булсын өчен, бакчадагы балаларга  уңайлы һәм рәхәт булсын өчен барысын да эшләргә тырыша.

Елена Каштанова, Клара Срутдинова

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: