Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

“Миләшкәй” балалары Тукай иҗаты белән борынгы уеннар аша танышты

“Түбәтәй» борынгы халык уенында балалар «Шүрәле»нең бармакларын дәвалады, “Ачык авыз”да “Су анасы”на югалган тарагын эзләште.

26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулды. Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында да бу датага багышлап төрле чаралар узды.


Бу чаралар Габдулла Тукай иҗатына тартылуга, уку культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән. «Әкияттә кунакта» театральләштерелгән – уен программасына ”Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чакырылды.
Балалар уен формасында шагыйрьнең «Акбай», «Күбәләк», «Гали белән Кәҗә» шигырьләре геройлары белән танышты. «Түбәтәй» борынгы халык уенында балалар «Шүрәле»нең бармакларын дәвалады, “Ачык авыз”да “Су анасы”на югалган тарагын эзләште, “Чүлмәк” уенында татар халкының милли ашлары белән таныштылар.


Чара «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Балаларга иҗади кичә бик ошады, алар бик канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев