Зәй офыклары

Мин гаиләм белән бәхетле

8 июль Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне билгеләп үтүнең төп максаты - традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, гаилә һәм никах институтын ныгыту. Тату гаилә - бәхетле гаилә, ди халкыбыз. Әйе, кешенең иң зур бәхете- аның гаиләсе. Ә гаилә сезнең өчен мөһимме? Бәхетле гаиләнең нигезендә нәрсә ята? Без зәйлеләргә шушы сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

Наилә Галимова:
-Безнең гаилә корып яшәвебезгә быел көз көне 25 ел була.  Мин булачак ирем белән студент елларында  таныштым. Ул Алабуга педагогика институтының – математика, мин филология факультетында укый идем. Икебез дә активистлар. Татарларның суверенитет дип урамнар һәм мәйданнарга чыккан вакытлары.  Без дә шунда катнаштык. Аралашу, чараларда бергә йөрүләр  вакытында арабызда мәхәббәт очкыны кабынды. Укуны тәмамлауга, өйләнештек. Гаиләбездә ике кызыбыз бар, олы кызыбыз кияүгә чыгып, инде оныгыбыз үсә. Һәркем өчен гаилә — ул аны бәхетле иткән, нәселен дәвам иткән һәм яшәү көче биргән урын. Пар канат булган очракта күтәрелеп тә була, очып та була. Бәхетле булу өчен дә ике канат кирәк бит.
Галина Васильева:
 -8 июль безнең шәхси бәйрәм дә булып тора. Чөнки 5 ел элек  безнең туебыз шул көнне үтте. Гаиләбездә улыбыз үсә. Кемнәрне гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык символы дип  саныйсыз дигәндә, безнең гаилә өчен әти-әниләр үрнәк булып тора. Без һәр бәйрәмне, ялларны  алар белән бергә  үткәрәбез. Алар үрнәгендә яшәргә тырышабыз.
Камил Борһанов:
-Бала күбрәк булган саен, гаилә нык-лырак һәм бәхетлерәк була дип саныйм мин. Безнең гаиләдә өч бала үсә. Авыл җирендә яшибез. Мал-туарны күп итеп асрыйбыз, зур бакчабыз бар. Балаларны хезмәт тәрбиясе белән үстерергә тырышабыз. Менә уртанчы улыбызның армия сафларына китәр вакыты җитте. Кулына диплом алды. Ир-егет Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәргә тиеш дип саныйбыз.  Әлбәттә, гаилә, балалар минем өчен һәрвакыт беренче урында. Гаиләбезнең иминлеген, бөтенлеген  тәэмин итү - ир-ат җилкәсендә, ә хатын-кыз йорттагы җылылыкны, яктылыкны сакларга тиеш.
Рәзилә Хәйретдинова:
-Әби-бабайлар - гаиләдә иң зур хөрмәткә лаек кешеләр. Алар үз балаларына гына түгел, оныкларына да үрнәк. Без иремнең әти-әнисе белән бергә яшибез. Бер-беребез белән киңәшләшми бер эш тә эшләмибез. Өлкәннәрнең тәҗрибәсе, киңәше катлаулы тормыш юлында ярдәм итә. Алар балаларыбызны да тәрбияли, без көне буе эштә бит. Аннан әби-бабай белән үскән балалар тәрбиялерәк, миһербанлырак та булалар.
Рифкать Касыймуллин:
- Гаилә –ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Ир белән хатын бердәм булып яшәгәндә генә гаилә тату, балалар бәхетле була. Бер гаиләне мисалга китерәсем килә. Күрше подъездда  яшәүче малай үсмерчакта әнисез дә, әтисез дә калды. Ләкин аңа яшьли салынган тәрбия буенча ул бик тәртипле, акыллы егет булып үсеп җитте. Югары уку йортын да тәмамлады. Егетебез өйләнде дә, кызлары туды. Аның өчен сөенеп яшәдек. Үзе көн-төн эштә, бала белән урамда йөрергә дә вакыт таба. Ләкин аның бәхете озакка сузылмады. Хатыны йөгәнсез булып чыкты. Бу хатын чит ирләргә ияреп, баласын фатирда үзен генә калдырып, читкә йөри башлады. Күреп торабыз барыбыз да – кайда бәйрәм әлеге хатын (хатын дип әйтеп булмый, яшь кыз әле,  кай арада бозылырга өлгергән)  шунда ашыга. Гаиләсен, баласын да уйлап тормый. Гаиләнең таркалуы да, бөтен булуы да хатын-кыздан тора. Хатын-кыз гаилә җылысын сакларга, эштән кайтучы ирен кайнар ашлары белән каршы алырга, балаларын кайгыртырга тиеш, дип саныйм мин.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: