Зәй офыклары

“Мин Коръән укырга яратам”

Иске Зәй мәчетендә “Мин Коръән укырга яратам” бәйгесе узды.

Анда 12 яшькә кадәр булган малай-кызлар үзләрен сынады, авыллардан катнашучылар да булды. Бәйгенең максаты Коръән уку, аны яттан белүне популярлаштыру, мөселманнарны бер-берсе белән аралаштыру, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту иде.  Малай-кызлар бәйгедә дога һәм сүрәләр белүләре, тәһарәт алу һәм намаз уку тәртипләре буенча үзләрен сынады. Һәр катнашучыны бүләк көтте. Җиңүче һәм призлы урын алучылар Мактау кәгазе һәм аерым бүләкләргә ия булды. Бәйгедә катнашучылар аннан чәй өстәле артында аралашуны дәвам итеп, пылаудан авыз итте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: