Зәй офыклары

Мин Татарстан Республикасында яшим

Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан һәм “Тарихи хәтер” поекты кысаларында шәһәребезнең 1нче мәктәбе укучыларына «Татарстан – бай төбәк» дип исемләнгән темага лекция укылды. Малай-кызлар илебезнең тарихы, мәдәнияте, сәнәгать эшчәнлеге белән танышты.

Татарстан Республикасы  - Россиянең күпмилләтле төбәге, анда 115тән артык милләт яши.  Лекция барышында укучылар  Казан, Болгар, Свияжск, Алабуга, Чаллы, Түбән Кама сәнәгать гигантлары турында белделәр. Әлеге чарадан Зәй дә читтә калмады: укучыларга аның буенча мәгълүмат бирелде, алар шәһәребезнең истәлекле, матур урыннарын искә төшерде. Малай-кызлар лекция буенча илебезнең өмете һәм киләчәге икәнен яхшы аңлады. Татарстан - безнең горурлыгыбыз ул.
Алсу Шагабиева, Зәй туган як тарихын өйрәнү  музее кече фәнни хезмәткәре.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: