Зәй офыклары

Миңнеҗамал апа мәчет төзешкән

Беркөнне редакциягә шулай өлкән яшьтәге бер мөселман апасы кереп, мәчет тирәсеннән битараф кына уза алмыйм, чөнки мин аны төзештем, дип хатирәләре белән уртаклашты.

Ул шәһәрдәшебез Миңҗамал апа Әлмөхәммәтова (рәсемдә) булып чыкты. Чыннан да, мәчет яны тирәсендә еш кайнаучы апаларның берсе  ул. Кызыклы әңгәмәдәш тә  булып чыкты ул, мәчет төзелешенең үткәнен яхшы бәян итте.  Кемнәр бар, кемнәр юк, дип башлады ул сүзен.   Габдулла хәзрәт Әгъләмов, Бәдертдин  ага Әгъләмов, Раиф  ага Хафизов, Альберт Гайсин, Сәгыйть хәзрәт Камаловлар һ.б.лар турында җылы итеп сөйләде диндар апа.  
Искә аласы килгән һәм мәчет төзелешендә ихлас күңелдән эшләгән Рәйсә апа Галиева, Хәят апа Төхфәтуллина, Оркыя апа Сәгъдиевалар турында исә ялкынланып сөйләде ул.   Тәүлекнең нинди вакыты булуга карамастан, алар мәчет төзелешенә килергә әзер булганнар. «Рәйсә апа Галиева, Хәят апа Төхфәтуллина, Оркыя апа Сәгъдиева беренче көннән  ару-талуны белми, төзелештә эшли. Рәшидә апа Хәйруллина, Миңсылу апа Мөхәммәтшиналар да кулдан килгәнчә аларга ярдәм итә»,  дигән юллар  “Нур” мәчете төзелеше тарихы турындагы китапта юкка урын алмагандыр, шәт.  Ул елларда Миңҗамал апа гыйбадәтханә төзелешендә катнашкан хатын-кызлар арасында иң яше, дөресрәге, яшь пенсионер була.
Миңҗамал апа күп еллар халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комплексында (КБО) итек басучы булып эшли. Тире иләү буенча исә аңа тиңнәр булмый.  Зәйлеләр сирәк очрый торган әлеге һөнәр иясен яхшы хәтерли булыр. Пенсиягә чыккач, игелекле эшкә кушыла ул. Мәчет төзелешендә катнашканына сөенеп туя алмый. Шәригать каннунары буенча яши. Өч кыз үстергән, аларның икесе - Зәйдә, берсе Түбән Камада яши.
- Мәчет миңа якын, кадерле, Аның тирәсеннән узганда  горурлык хисе, иртәгәге көнгә ышаныч уяна, - ди ул, елмаеп.
Миңнеҗамал апа әнә шулай һәр туган көннең имин үтүенә шөкер итеп яши.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: