Зәй офыклары

Миңнеханов «Вкусы России» бәйгесендә Татарстан продукциясе өчен тавыш бирергә чакырды

Республикадан бөтенроссия бәйгесендә 22 азык-төлек продукциясе бренды катнаша.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров татарстанлыларны «Вкусы России» бәйгесендә республика продукциясе өчен тавыш бирергә чакырдылар. Бу турыда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Президенты бәйгегә кагылышлы постны Инстаграм аккаунтында урнаштырды. Ул үзе дә читтә калмады, хештегларына игътибар итсәк, Президент чәк-чәк өчен тавыш биргән», — диделәр министрлыкта.

Ведомствода шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры да Инстаграмда пост урнаштыруын әйттеләр, әмма кем өчен тавыш биргәнен әйтмәделәр.

«Мондый позиция аңлашыла, чөнки нәкъ менә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бәйгедә катнашу өчен Татарстан җитештерүчеләрен билгеләде һәм кемгә дә булса өстенлек бирү дөрес булмас иде», — дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

Татарстан бөтенроссия бәйгесенә 22 азык-төлек продукциясе брендын тәкъдим итте. Тавыш бирүдә республиканың 19 мең 985 кешесе катнашты. Аларның күбесе балга өстенлек бирде.

Татарстан брендлары арасында хәзерге вакытта «Татар Балы» һәм «Кукмара Балы» алда бара, алар бишәр мең тавыш җыйган.

Вкусытатарстана.рф сайтында азык-төлек продуктларының төбәк брендлары бөтенроссия бәйгесендә катнашырга һәм Татарстан җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтергә мөмкин. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: