Зәй офыклары

Минем беренче укытучым

Минем яраткан укытучым – Людмила Юрьевна Тихонова. Ул – минем беренче укытучым. Башлангыч сыйныфларда безне укытты.

Людмила Юрьевна мине дә кулыбызга каләм тотып язарга, беренче белем серләрен үзләштерергә өйрәтте. Без – укучылар арасында төрле тыңламаган чаклар да булгалый инде, андый вакытларда ул тыныч,  матур итеп кенә аңлата белә. Мин аңа һәрчак сокланам һәм хөрмәт итәм. Людмила Юрьевна  - белемле, таләпчән, гадел укытучы. Хәзер дә, инде V сыйныфта укысам да, укытучым янына киңәш сорап барам. Ул һәрвакыт файдалы, кирәкле киңәшләрен бирә. Укытучы бит ул һәркем өчен маяк булып тора. Бер кеше дә үзенең беренче укытучысын онытмый, минемчә. Мин Людмила Юрьевнаны күргән саен сөенәм. Аңа эшендә уңышлар, сәламәтлек телим.
Азат Хадиев, 6нчы мәктәпнең V сыйныф укучысы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: