Зәй офыклары

Минем шәҗәрәдә Бөек Ватан сугышы еллары

Бу дөньяда кеше тормышыннан да кадерле, газизе юктыр, минемчә. Ләкин сугыш беркемне дә кызганмый. Сугыш – бик куркыныч сүз. Сугыш афәтләреннән күпме кеше зыян күргән. Күпме гаиләгә бәхетсезлек алып килгән ул.

Минем бабам да сугыш турында хатирәләрне сөйләп калдырды. Сугыш чоры, авылда калган балалар, хатын-кызлар, әбиләр язмышы бик куркыныч.
Безнең нәселебездә дә сугышка китүче ир-атлар күп булган. Мин сезгә шулар турында сөйләргә телим. Алтынчы буын бабам Әхмәтша исемле  һәм аның дүрт малае булган.1914 елны Беренче бөтендөнья сугышы башлана, бабамның дүрт улын да сугышка алалар. 1918 елны Әхтәмҗан исемле малае гына сугыштан исән-сау кайта. Сугыш яралары төзәлергә дә өлгерми, Әхтәмҗан бабайны Кызыл Армия сафларына алалар, һәм аңа 1918-1922 елларда гражданнар сугышында катнашырга туры килә. Бу сугыштан да исән-сау кайтырга насыйп була Әхтәмҗан бабайга. Авылга кайткач, тормыш корып җибәрә бабам. Аларның 3 кыз һәм 3 уллары туа. Тыныч тормыш озакка сузылмый, илдә Бөек Ватан сугышы башлана. Әхтәмҗан бабайның 3 малаен да бер-бер артлы сугышка алалар. Беренче  булып сугышка 1906нчы  елны туган Әхмәтшин  Габделкаюм Әхтәмҗан улын алалар. Габделкаюм (ул миңа бабамның әтисе) сугыш башланганчы тормыш корган була. Шәмседоха исемле кызга өйләнеп, 3 балалары туа. Матур гына гомер иткәндә Габделкаюмны иген басуында комбайнда эшләгән җиреннән сугышка алып китәләр. Бабам Рәискә ул вакытта 2 яшь кенә була. Балаларын, туганнарын, тормыш иптәшен соңгы тапкыр күрүен әле белмәгән була Каюм бабай. Рәис бабам саубуллашкан вакытларын, ат арбасында озатырга баруларын әнисе Шәмседохадан гына ишетеп белә. Саубуллашырга озак вакыт бирмиләр, атлы кешеләр килеп сугышка алынучы ир-атларны алып китәләр. Әтисез калган өч бала Шәмседоха әбигә кала. Сугыштан 8 хаты килә Габделкаюм бабайның. 8нче хаты Воронеж өлкәсендә барган сугышлар вакытында языла.

1943 елның 19 февралендә әбигә тормыш иптәше  хәбәрсез югалган дигән хәбәр килә. Әби бу куркыныч хәбәрне бик авыр кичерә. Үлгәнче үзенең тормыш иптәшен  - Габделкаюмны көтә. Ул вакыттагы  авырлык, ачлык-ялангачлыкны әйтеп аңлатырга сүзләр җитми. Авылда яшәүчеләргә көн күрергә бик авыр вакытлар була ул. Ләкин халык бирешми, кайгыларны ера-ера алга бара, яшәүне дәвам итә.
Габделкаюм  бабайның үлгән хәбәре килгәннән соң, Әхтәмҗан бабайның икенче улы - Миннәхмәтне дә армияга алалар. Аларны  Суслонгер лагерына, урман кисәргә җибәрәләр. Яшәү шартлары коточкыч була анда. Кешеләр землянкаларда яши, ашату начар. Арганчы, хәлдән тайганчы кешеләрне эшләтәләр. Лагерьда булучылар үзләрен сугышка җибәрүләрен үтенәләр. Күбесе бу авыр эш шартларыннан  шушы җирдә үк үлеп кала. Үлемгә хөкем  ителгәннәр рәтендә Миннәхмәт бабай да була. Бер төркем солдат качу планын төзи һәм,  ниһаять, алар Суслонгер лагерыннан  качу бәхетенә ирешәләр.
Әхтәмҗан бабайның өченче  малае – Кави. Аны да 17 яшендә  фронтка алалар.  1942 елны Смоленскида барган сугышта Кави бабай батырларча һәлак була.
Ничә кеше, күпме язмыш. Өч малай әнисенең кайгы-хәсрәттән күзләре сукырая. Һәр  гаиләгә сугыш әчесе кагыла. Күпме кайгы-хәсрәт китергән сугыш була бу. Әтисез калган балалар, ирләре, балалары сугышта һәлак булган аналар, гарипләр, ялгызлар...
Минем Рәис бабам да әти сүзен әйтергә, әтисен күрергә тилмергән. Шәмседоха әбием 3 баланы берүзе үстерә. Ачлыгын да, суыгын да күрә алар. Ләкин язмышларыннан беркайчан да зарланмыйлар. Авылда күбесе ачлыктан шешенеп үлә, бик куркыныч заманнар булган бу. Шәмседоха әби тырышлыгы белән 3 бала да исән кала. Әби, балалар исән калсыннар өчен, көн-төн эшләгән. Басуда эшләгәндә иң алдынгысы була. Авылда ир-ат эшен хатын-кызлар башкара. Әбине кайгыларның зурысы алда көтеп торган.  Наҗия исемле чибәр кызы Мамадышта укытучылар әзерли торган уку бүлегендә укыганда, бик көчле салкын тигезеп, яшьләй үлеп китә. Әбигә тормыш иптәшенең һәм кызының үлеме гомер буе онытылмаслык кайгы була. Исән калган ике малае - Әзһәр белән Рәискә  төпле белем, тәрбия бирә Шәмседоха әбием. Ике улы да бик мәрхәмәтле, ярдәмчел булып үсәләр. Әтиләреннән килгән хатны алар күз карасы кебек саклый. “Бер генә күрәсе иде әтине”, -  дигән вакытлары күп иде бабамның. Рәис бабам 75 яшендә безнең арабыздан китте. Ул үлгәч, бөтен дөнья караңгыланган кебек булды. Әбием Минзәлиягә бик авыр калды. Без - оныклары, балалары әбине үзен генә калдырмадык, яшәү көче бирдек.
Быел илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәчәк. Бөек Җиңүгә безнең нәселебезнең батыр ир-атлары да зур өлеш кертте. Күп корбаннар хисабына яулап алынган Бөек Җиңү бу.
Безгә – яшь буынга тынычлыкның кадерен белеп яшәргә кирәк. Илебез тыныч булсын. Барлык кешеләр дә бәхетле булсыннар дигән теләктә калам.

 V сыйныф укучысы Гарифуллина Мәрьям. Зәй районы Югары Пәнәче авылы.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: