Зәй офыклары

Минем яраткан китабым

Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгы уңаеннан Үзәк балалар китапханәсендә рәсем бәйгесе игълан ителгән иде.

Бәйге “Минем яраткан китабым” баш астында уздырылды. Балалар шушы нәшриятта бастырылган, үзләренә ошаган китапның тышлыгын сүрәтләргә тиешләр иде. Яратып укылган китаплар арасына  Р. Корбан,  Г. Тукай, Г. Бәширов, Н. Хәкимуллин, Н. Каштан, М. Фәйзуллина, Р.Вәлиева  һ.б. авторларның китаплары кергән. 12 сентябрь көнне бәйгенең нәтиҗәләре ясалып җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Балаларга бәйрәм оештырылып, курчак театры тамашасы күрсәтелде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: