Зәй офыклары

Минималь хезмәт хакы арта

ТР Хезмәт, социаль яклау һәм мәшгульлек министрлыгы хәбәр итүенчә, агымдагы елның 2 октябрендә ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәләренең координацияләү советы, ТР Министрлар Кабинеты арасында республикада минималь хезмәт хакы күләмен арттыру буенча килешү төзелде. Документ нигезендә, Татарстан икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы аена 7309...

ТР Хезмәт, социаль яклау һәм мәшгульлек министрлыгы хәбәр итүенчә, агымдагы елның 2 октябрендә ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәләренең координацияләү советы, ТР Министрлар Кабинеты арасында республикада минималь хезмәт хакы күләмен арттыру буенча килешү төзелде. Документ нигезендә, Татарстан икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы аена 7309 сум күләмендә билгеләнә.

Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы "Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында" Федераль законга нигезләнеп билгеләнә (ягъни2015 елның 1 гыйнварыннан айга - 5965 сум). Минималь хезмәт хакы түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлеше буенча хезмәт законнарын бозган эш бирүчеләр РФ Административ хокук бозу турында кодексның 5.27 маддәсе нигезендә административ җавапка тартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: