Яңалыклар

Министр урынбасары зәйлеләрне тыңлады

Зәйгә Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова килде. Ул башта район мәшгульлек үзәгендә эш белән тәэмин итү, эшкә урнашу мәсьәләләре буенча зәйлеләрне шәхси мөрәҗәгатьләре буенча кабул итте.

Сөйләшүләр барышында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен эш урыннары тәкъдим итүчеләргә нинди өстенлекләрдән файдалану мөмкинлеге булуы, алга таба бу юнәлештә тагын нинди чаралар кулланылачагы хакында аңлатты. Моннан тыш, эшсезләргә эшкә урнашыр алдыннан медицина күзәтүе үтү өчен чыгымнарга ташламалар ясау тәкъдиме белән килгән зәйленең гозерен тыңлап, бу мәсьәләне министрлыкта карарга вәгъдә итте.

Соңыннан министр урынбасары социаль яклау тармагы хезмәткәрләре белән очрашып, Зәйдәге эшчәнлек белән танышты.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Министр урынбасары зәйлеләрне тыңлады
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар