Зәй офыклары

Минскида узган форумда Зәй егете дә катнашты

Декабрьнең беренче көннәрендә Белоруссия студент отрядлары тормышында зур вакыйга булды – Гомумбеларусь студентлар отрядлары слеты узды.

Шунысы игътибарга лаек, слетта Россия студентлар отряды делегациясе составында Татарстан региональ бүлегеннән дә өч кеше бар иде. Аның берсе - Зәй студентлар отрядлары штабы командиры  Виктор Рыбацкий.
- Россия делегатлары өчен беренче көнне Минск шәһәренең төп проспекты буйлап экскурсия оештырылды. Безгә шәһәр тарихы турында мәгълүмат бирделәр, истәлекле урыннарны күрсәттеләр. Җиңү музей-парк комплексында булганда Бөек Ватан сугышында башларын салган совет солдатларын бер минут тынлык белән искә алдык. Экскурсиядән соң слет ачылды. Анда иң яхшы студентлар отрядлары, аларның командирлары һәм комиссарларын бүләкләү булды. Чараның икенче көнендә иҗади конкурслар оештырылды, отряд әгъзалары җыр, бию сәнгатенең башка төрләрендә осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук төрле юнәлешләр буенча мәйданчыклар эшләде. Безнең өчен башка төбәкләр студентлар отрядлары эшчәнлеге белән танышу, фикер алышу бик файдалы булды, - диде Виктор Рыбацкий.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: