Зәй офыклары

Минтимер Шәймиев Борис Ельцинның Президент үзәген ачуда катнашты

Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Екатеринбургта Борис Ельцинның Президент үзәген ачуда катнашты. Тантанада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин һәм "Казан Кремле" музей-саклаулыгы директоры Зилә Вәлиева катнашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җиткерде. Президент үзәген ачу тантанасына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев, Борис...

Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Екатеринбургта Борис Ельцинның Президент үзәген ачуда катнашты. Тантанада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин һәм "Казан Кремле" музей-саклаулыгы директоры Зилә Вәлиева катнашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җиткерде.


Президент үзәген ачу тантанасына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев, Борис Ельцин белән эшләгән дәүләт җитәкчеләре, танылган сәясәтчеләр, мәдәният эшлеклеләре, журналистлар, Россиянең беренче президентын якыннан белгән кешеләр - аның курсташлары, президент командасы әгъзалары, туганнары килгән.

Владимир Путин үзенең чыгышында бу хөрмәт Россиянең беренче президентына гына күрсәтелмәвен билгеләде. "Бу үзәк безнең ил тарихында тулы бер эпоханың - кискен, бик мөһим, катлаулы, һәм әлбәттә каршылыклы үзгәрешләр эпохасының чагылышы", - диде ул.

Аннары Наина Ельцина сүз алды. Ул барлык үзәкне төзүдә катнашучыларга, В.Путинга, Д.Медведевка, музейга үзенең иҗаты, эше һәм акчалата ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде.

Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң, Минтимер Шәймиев үзенең тәэсирләре белән уртаклашты. "Мине Үзәкне төзүдә башкарылган эшләрнең күләме шаккатыра. Заманча технологияләр нигезендә бик яхшы үзәк булдырылган", - дип белдерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: