Зәй офыклары

Минтимер Шәймиев Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирде

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Боровое Матюшино бистәсендәге сайлау участогында үз тавышын бирде.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Конституциягә төзәтмәләрне хуплау мәсьәләләре буенча тавыш бирүдә катнашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Лаеш районының Боровое Матюшино бистәсендә сайлау участогында тавыш бирде", — диелә хәбәрдә.

Бүген Россиядә Конституциягә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирүнең төп этабы уза. Татарстанда 65 территориаль һәм 2,8 мең участок сайлау комиссиясе эшли. Республикада 2,9 млн кеше ихтыяр белдерү хокукына ия.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: