Зәй офыклары

Минтимер Шәймиев - Россиядә "Ел кешесе-2015" премиясе лауреталары арасында

Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россиядә "Ел кешесе-2015" премиясе лауреты булган. Бу хакта Казакъстанның РФдагы илчелеге сайтында хәбәр ителгән. Шулай ук Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаев та "Ел кешесе-2015" премиясе лауреатлары арасында. Казакъстан лидеры "Халыкара мөнәсәбәтләр" номинациясендә җиңгән, дип хәбәр итә илчелекнең матбугат хезмәте. Премияне Рус биография институты...

Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россиядә "Ел кешесе-2015" премиясе лауреты булган. Бу хакта Казакъстанның РФдагы илчелеге сайтында хәбәр ителгән.

Шулай ук Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаев та "Ел кешесе-2015" премиясе лауреатлары арасында. Казакъстан лидеры "Халыкара мөнәсәбәтләр" номинациясендә җиңгән, дип хәбәр итә илчелекнең матбугат хезмәте.

Премияне Рус биография институты һәм Икътисади стратегияләр институты гамәлгә куйган. Алар мәгълүматына караганда, Назарбаев бүләккә халыкара сәясәттәге һәм Евразия икътисади берлеген ныгытудагы казанышлары өчен лаек дип табылган.

2015 елда премия лауретлары арасында - Беларусь Президенты Александр Лукошенко, Кытай Халык Республикасы рәисе Син Сциньпин, Куба Дәүләт Советы һәм Министрлар Советы Рәисе Рауль Кастро, Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл, академик Лео Бокерия, кинорежиссер Никита Михалков һәм башкалар бар, диелгән хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: