Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

«Мирас» ансамбле Казан Кремлендә бүләкләү тантанасында чыгыш ясады

Тарихи һәм мәдәни ядкарьләрне торгызу республика фонды проектларын гамәлгә ашыруга керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында чыгыш ясау өчен Әлфия Вәлиуллина җитәкләгән коллектив махсус чакырылды.

Бүген  - 16 апрельдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев ел саен 18 апрельдә билгеләп үтелә торган Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышланган ТР Тарихи һәм мәдәни ядкарьләрне торгызу республика фонды проектларын гамәлгә ашыруга керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасын уздырды.

Тантананы «Созвездие-Йолдызлык» республика фестиваль хәрәкәтенең яшь артистлары - Зәйдән «Мирас» вокаль-хореографик ансамбле һәм Казаннан Илзирә Зарипова ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев