Зәй офыклары

Мирныйлылар актив яши

Мирный бистәсендә балаларның җәйге ялын мавыктыргыч итү максатында вакытны төрле кызыклы формада үткәрү уйланыла. Күптән түгел бистә мәдәният сарае каршында уенлы дискотека оештырылды. Анда "Миләшкәй" балалар бакчасына йөрүчеләр, кече яшьтәге мәктәп балалары яраткан мультфильмнар көенә биеде, бәйгеләрдә, башваткычлар чишүдә көч сынашты. Ә яшь рәссамнар өчен иҗади бәйге бик җанлы узды....

Мирный бистәсендә балаларның җәйге ялын мавыктыргыч итү максатында вакытны төрле кызыклы формада үткәрү уйланыла. Күптән түгел бистә мәдәният сарае каршында уенлы дискотека оештырылды. Анда "Миләшкәй" балалар бакчасына йөрүчеләр, кече яшьтәге мәктәп балалары яраткан мультфильмнар көенә биеде, бәйгеләрдә, башваткычлар чишүдә көч сынашты. Ә яшь рәссамнар өчен иҗади бәйге бик җанлы узды. Анда нигездә табигать күренешләре, дуслык-татулыкны чагылдырган рәсемнәр өстенлек итте. Һәр иҗат эше махсус стендта урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: