Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Мирный балалары дисклардан үзенчәлекле бүләкләр ясады

26 августта Мирный бистәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләр өчен Цифрлаштыру елына багышланган мастер-класс үткәрделәр.

Цифрлы технологияләр заманында күпләр буш вакытларын телевизор экраны яки компьютер мониторы янында үткәрәләр, ә бүләккә сатып алынган сувенирларга өстенлек итәләр. Ә бит үз кулларың җан җылыңны, барлык күңелеңне биреп ясалган бүләкне берни дә алыштыра алмый!                                                                                                                                                      “CD дисклары чоры артта калды һәм хәзер бу турыда иске дисклар куелган өемнәр генә искә төшереп тора.  Ә бит алар ярдәмендә оригиналь бүләкләр ясарга була.  Бу дача йортын яки бакча участогын бизәү өчен кызыклы вариантлар гына түгел, ә бөтен гаилә белән вакытны күңелле һәм файдалы уздыру да”, - ди мәдәният хезмәткәрләре.

Балалар ясаган бүләкләр бик матур килеп чыкты.

Фотолар Мирный мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев