Зәй офыклары

Мирный бистәсе әниләре өчен кичә узды

Әниләрне бәйрәм белән котлап, иң матур җырлар башкарылды, тирән эчтәлекле шигырьләр укылды.

26 ноябрьдә Мирный бистәсе мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан кичә үткәрелде.
Бу якты бәйрәмдә барлык әниләр адресына яшь шигырь укучылар һәм алып баручылар исеменнән котлау сүзләре яңгырады. Барлык әниләр һәм әбиләр өчен бу матур кичтә тематик медиа-презентацияләр белән бергә яраткан җырлар, дәртле биюләр башкарылды, тирән эчтәлекле шигырьләр укылды һәм аларга көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Концерт программасында Александр Селиверстов җитәкчелегендәге «Ивушка» фольклор һәм «Гармония» вокаль ансамбльләре, Резидә Ченцова җитәкчелегендәге «Радуга» вокаль студиясе, сәхнәдә беренче адымнарын ясаучылар, мәдәният йортында “йолдыз” булып танылган җырчылар чыгыш ясады.
Тамаша залында искиткеч матур, бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Бәйрәм, чыннан да, якты һәм онытылмаслык булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: