Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Мирный бистәсе паркында наркотикларга каршы чара оештырылды

2 августта Мирный бистәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр балалар һәм яшүсмерләр өчен паркта наркотикларга каршы “Сәламәт булу, актив яшәү - бу заманча" дип исемләнгән чара үткәрделәр.

Яшүсмерләргә, балалаларга зарарлы гадәтләрнең кешенең сәламәтлеген генә түгел, ә әхлагын да җимерүе турында аңлаттылар. Чарада катнашучылар спорт белән шөгыльләнү, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү, тәмәке, алкоголь, наркотиклар кулланмау ул сәламәтлегеңне саклау дигән нәтиҗә ясадылар. Аннан соң балалар спорт турындагы китаплар белән таныштылар, өлкәнрәкләр  кече яшьтәгеләргә спортчылар турында өзекләр укыдылар, күңелле веломарафон үткәрделәр.

 

Бүгенге чарада алган белемнәре балалар, яшүсмерләргә зарарлы гадәтләргә ияреп китмәс өчен киртә булып, һәрвакыт  ялгыш адымнан кисәтеп торырдип ышанабыз", - ди чараны оештыручылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев