Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Мирный бистәсендә Җиңү көне уңаеннан концерт булды

Концерт барышында илебезнең бәйсезлеге өчен көрәшеп арабыздан киткәннәр бер минут тынлык белән искә алынды.

6 майда Зәйнең  Мирный бистәсе мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Бөек еллар алдында баш иик» дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Барлык иҗади номерлар - балалар һәм өлкәннәр җырлары, шигырьләр, биюләр фронт һәм тыл турында иде, шулай ук сугыш һәм тыл  ветераннары, толлар һәм сугыш чоры балаларына багышланды.

Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме зәйле туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада... Концерт барышында илебезнең бәйсезлеге өчен көрәшеп арабыздан киткәннәр бер минут тынлык белән искә алынды. «Ивушка» фольклор ансамбле  башкаруындагы «Ул  Бөек еллар алдында баш иик... " дигән җыр  халкыбыз батырлыгына дан  буларак яңгырады.

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев