Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Мирный бистәсендә иҗади бәйге талантларны җыйды

18 майда шәһәр мәдәният йортында Россиядә Фән һәм технология елы кысаларында «Тылсымлы микрофон» дип исемләнгән иҗади бәйгеузды.

Барлык балалар да табигатьтән сәләтле. Талант - яхшы тәрбияче һәм гомер буена ышанычлы дус. Һәркем дә үз дуслары алдында чыгыш ясарга кыймый, бигрәк тә, номерны мөстәкыйль рәвештә, әти-әниләр  белән өйдә әзерләп чыгыш ясыйсы булса. Мондый мөмкинлек теләге булган һәркем өчен мәдәният йортында бар.

Шундый фикер дә бар - микрофон ал да сөйлә! Тик бу алай җиңел генә түгел шул. Микрофон белән эш итә белмәсәң, тавыш матур ишетелми, чыгыш тиешле югарылыкта килеп чыкмый ул. Бу турыда мәдәният хезмәткәрләре белән үткәрелгән очрашуда чаралар алып баручысы сөйләгән иде.

Шәһәр мәдәният йорты түгәрәкләренә йөрүчеләр  сәхнәгә чыкты, микрофон аша тамашачыларны сәламләделәр, шигырьләр сөйләделәр, инструменталь дуэт, фонограммага вокаль ансамбль, өлкәннәр һәм балалар коллективлары белән җырлар башкардылар.

- "Тылсымлы микрофон" могҗизалар тудыра! Мәдәният йортының иҗади эшчәнлегендә буыннарның дәвамчанлыгы бара торган уникаль мәйданчык килеп чыкты, өстәвенә, талантлы кешеләр үз-үзләрен күрсәтү мөмкинлеге дә булды бу бәйге, - диләр мәдәният хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев