Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Мирный бистәсендә Көлке көнендә балалар өчен кызыклы чара оештырылган

Убырлы карчык үз сихере белән балаларны “Боз йортлары” төзергә, “Паровозлар” йөртергә мәҗбүр итте.

Россиядә игълан ителгән Фән һәм технологияләр елы уңаеннан 1 апрель – Көлке көнендә Мирный бистәсе мәдәният йортында “Техник прогресс” дип аталган чара үтте.

Аңа 5нче мәктәпнең III сыйныф укучылары чакырылды.

...Клоун Клепа, шаяртып, көлке көнен Яңа ел белән бутады һәм Технологик фәннәр академиясенең «Лукоморский»дагы тылсымлы гаджеты белән Убырлы карчык пәйда булды. Һәм тылсымлы могҗиза башланды: ут әле янды, әле сүнде,  әле буранлы кыш килде, әле яңгырлы җәй җитте...  Бу могҗизаларны ул махсус уйлап табу җайланмасы белән  идарә итеп тормышка ашырды. Убырлы карчык үз сихере белән балаларны «Боз йортлары» төзергә, «Паровозлар» йөртергә, аның артыннан хәрәкәтләрне кабатларга мәҗбүр итте. Клепа, үз чиратында, балалар белән күңелле, кызыклы уеннар үткәрде.

 Мәзәкләр һәм күңел ачулар белән  чара әнә шулай күңелле үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев