Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Мирный бистәсендә яшәүче 96 яшьлек тыл ветераны белән очрашу

30 мартта Мирный бистәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре Зәй телевидениесе белән берлектә “Сугыш хатын-кыз өчен түгел” акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл ветераны Клавдия Петрованы туган көне белән котладылар.

Клавдия Платновнага 96 яшь,  ул Бөек Ватан сугышы башланганда 16 яшьлек кыз булган. Ул елларның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, олы тормыш юлы үткән тыл ветераны Клавдия әби хәтер сандыгын яңартып, истәлекләре белән уртаклашты.

“Сугыш беткәч тә, тормышлар тиз генә җиңеләймәде. Без күргәннәрне, без кичергәннәрне сезгә кичерергә язмасын. Илләр тыныч, дөньялар имин булсын ,“ - дип тели ул.

Мәдәният хезмәткәрләре аның яшьлек җырларын башкардылар. Сугыш елларының бөтен авырлыкларын үз башларыннан кичергән хөрмәтле ветераннарыбыз зур хөрмәткә, олы ихтирамга лаек.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев