Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Мирный бистәсендә яшүсмерләр белән квест-уен үткәрделәр

«Пионер сере» дигән квест – уен Пионерия көненә багышланды.

19 майда шәһәр мәдәният йортында Пионерия көненә багышланган «Пионер сере» дигән квест - уен узды. Максаты - уен эшчәнлеге аша үсеп килүче буынның файдалы белемнәрен, осталыкларын һәм күнекмәләрен формалаштыру һәм үстерү.

Пионерия иле буйлап сәяхәт аның тарихына бәйле сорау-җаваплардан башланды. Һәм, һәр сәяхәттәге кебек, яшүсмерләргә төрле биремнәрне үтәргә кирәк булган тукталышлар булды.

Уен 6 станциядән торды: «Пионерия тарихы», «Игелекле эшләр  кәрзине», «Ышанычлы дус», «Спорт», «Иҗади конкурс», «Бию». Конкурслар телдән, язма һәм хәрәкәтчән формада үткәрелде.

Беренче тукталышта - «Тарих» станциясе Пионерия тарихыннан фактлар, пионер символлары, ритуаллар, гореф-гадәтләрне искә төшерделәр.

Ике команда чиратлап сорауларга җавап бирде, пионерлар дуслыгы турында мәкальләр һәм пионерлар башкарган игелекле эшләр исемлеге төзеделәр, барабанда ритм бирделәр, флешмоб биеделәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев