Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Мирный мәдәният йортында Гаилә көненә багышланган күңел ачу булды

Бүген – гаилә көне.

14 майда Мирный мәдәният йортында Гаилә көненә багышланган «Минем күңеле гаиләм» дигән күңел ачу программасы булып узды.

Аның максаты -  балаларда ата – аналарга, үз гаиләсенә карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисе тәрбияләү, гаилә һәм туганлык турында күзаллаулар формалаштыру, бер-берсен яратучы, бер-берсен кайгыртучы кешеләр итеп үстерү.

Нинди матур сүз - гаилә! Бу сүз кеше күңелен ничек җылыта! Ул әнинең ягымлы тавышы, әтинең кайгыртучанлыгы дигән сүз. Гаиләдә син яраткан бала. Монда сине өзелеп яраталар.

Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Шуңа күрә бу бәйрәм безнең өчен бик мөһим. Алып баручы барлык катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, чараны шул сүзләр белән башлап җибәрде.

Аннан соң балалар күңелле эстафеталарда актив катнаштылар, анда һәркем әниләр, әтиләр, әбиләр һәм бабайлар ролендә булды. Шулай ук гаилә турында халык әкиятләре, мәкальләр һәм әйтемнәр дә искә төшерелде. Балалар үзләренең гаиләләрендәге традицияләре белән уртаклаштылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев