Зәй офыклары

Мишустин Татарстанның күп санлы ИТ-компанияләр барлыкка килүгә керткән өлешен билгеләп үтте

Цифрлы трансформация Россиягә тагын да югарырак үсеш дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирәчәк, дип саный Россия Федерациясе Премьер-министры.

Татарстан Республикасында һәрвакыт мәгълүмати технологияләр үсешенә аерым игътибар бирелде. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Иннополиста ИТ-тематика буенча дискуссиядә әнә шундый фикер белән уртаклашты.

«Безнең күптән түгел төзелгән шәһәрдә һәм мәгълүмати технологияләрне үстерүгә һәрвакыт аерым игътибар биргән төбәктә җыелуыбыз символик мәгънәгә ия. Татарстан күп санлы ИТ-компанияләр барлыкка килү өчен күп эш башкарды", - диде ул.

Мишустин билгеләп үткәнчә, әлеге очрашу тармакны үстерү перспективалары турында фикер алышырга мөмкинлек бирәчәк, мәсәлән, алга таба үсеш һәм илнең дөнья ИТ-индустриясендә өлешен арттыру өчен стимул булдыру.

"Безнең ил өчен цифрлы трансформация, шул исәптән, югарырак үсеш дәрәҗәсенә чыгу, Россия гражданнарына яңа тормыш сыйфатын һәм, димәк, зур мөмкинлекләр күләмен тәэмин итү мөмкинлеге», — дип ассызыклады Россия Хөкүмәте башлыгы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: