Зәй офыклары

Митрополит Кирилл: Вакцинация - дини түгел, ә медицина мәсьәләсе

Владыка төбәкләрдә Covid-паспорт кертү идеясен хупламый, моны җәмгыятьне бүлү өчен нигез дип саный.

Вакцинация — дини карашларга кагылышы булмаган медицина мәсьәләсе генә. Мондый фикерне Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл «Татарстан» ДТРК өчен беренче зур интервьюсында белдерде. Бу турыда “Татар-информ” МА хәбәр итә.

Татарстан митрополиясе башлыгы фикеренчә, бу мәсьәләне «сәясиләштерергә» кирәкми.

“Моны медицина берләшмәсе хәл итәргә тиеш, медиклар хәл итәргә тиеш. Моның дини карашларга бернинди катнашы да юк, - дип ассызыклады владыка. - Вакциналаштырырга мөмкин булган күрсәткечләр булса, вакциналаштырырга була. Мәсьәләне сәяси яссылыкка күчерергә ярамый”.

Шулай ук митрополит хәбәр иткәнчә, кайбер төбәкләрдә Covid-паспортлар кертүне ул хупламый. Мондый чара җәмгыятьнең бүленешенә китерергә мөмкин. Аның сүзләренә караганда, бу СССРда эшләгән «лишенцы» төшенчәсен хәтерләтә.

Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллның интервьюсының тулы версиясен «Россия 24-Татарстан» телеканалында чәршәмбе, 24 февральдә күрергә мөмкин булачак. Эфирлар 8.00 һәм 17.30 сәгатьтә узачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: